Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Татарстанда алты балалар бакчасында ата-аналарга бушлай консультация үзәкләре гамәлдә

Әлеге мәгариф учреждениеләре «Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында «Балалы гаиләләргә ярдәм итү» федераль проектында җиңде.

Исемлектә – Казанның Яңа Савин районындагы 151нче, Мәскәү районындагы 403нче, «Егоза» белем бирү үзәге һәм Чаллы шәһәренең 95нче «Балкыш», 12нче «Гусельки» һәм 105нче «Дюймовочка» балалар бакчалары. Аларда ата-аналар өчен балаларга тәрбия һәм белем бирү мәсьәләләре буенча консультация үзәкләре ачылды. Шулай ук белгечләр ерак торак пунктларда яшәүче ата-аналарга күчмә консультацияләр дә оештыралар.
2019 елда 18 яшькәчә балалары булган ата-аналарга барлыгы 120200 консультация уздырылган. Бу эш агымдагы елда да дәвам итә. Консультация үзәкләренең эшчәнлеге турында тулырак мәгълүматны балалар бакчаларының сайтларыннан карап белеп була. Проектка федераль бюджеттан 21,2 миллион сумнан артык субсидия бүленгән, Татарстан бюджетыннан – 4,9 миллион сум һәм 3,8 миллион сум күләмендә оешмаларның бюджеттан тыш чаралары да җәлеп ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевские новости Менделеевск