Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Театр балачактан башлана

БСМ концерт залында "Сәхнә йолдызлары" балалар милли театрал сәнгатенең өченче региональ фестиваль-конкурсы узды.

Анда «Сәхнә» журналының баш редакторы Зиннур Хөснетдинов, бәйгенең жюри рәисе, Д.Сираҗиев исемендәге театрал премия лауреаты, Татарстан Республикасының атказанган артисты, Буа дәүләт драма театры директоры Раил Садриев, Мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Эльвера Миниголова һәм башкалар катнашты.

Бәйгедә катнашучыларны һәм кунакларны 8 нче "Сандугачым" балалар бакчасы мөдире Гөлнара Гудовская сәламләде.

– Конкурста Әгерҗе, Мамадыш, Алабуга, Менделеевск шәһәрләреннән мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр катнашты, язучылар һәм шагыйрьләр әсәрләреннән 19 театрләштерелгән куелыш тәкъдим ителде. Ике этапта үткәрелгән фестивальнең читтән торып оештырылган беренчесендә видеоматериаллар каралды. Финалда тамашачы һәм жюри хөкеменә татар һәм рус халык әкиятләре сәхнәләштерелде, – дип билгеләде Гөлнара Сәедҗановна.

Яшь театраллар залда чын бәйрәм мохите булдырдылар, барысы да күтәренке кәеф белән нәни артистларны күзәттеләр.

Балалар бакчаларында тәрбияләнүче кызлар һәм малайлар «Кемгә бүләк”, “Чишмә”, “Сертотмас үрдәк” һәм башка татар халык әкиятләрен тәкъдим иттеләр Тамашачы БСМнең “Золотой ключик” театрал колективы чыгышын карап хозурланды (җитәкчесе Марина Климова), алар “Аккош күле”композициясен демонстрацияләделәр.

– Мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен мондый бәйгеләр оештырылуы күңелле күренеш. Без әлеге чараны оештыручыларга һәм остазларга, нәниләрнең сәхнә осталыкларын үстерүдә тырыш хезмәт куюларына рәхмәт белдерәбез,– дип фикерләре белән уртаклашты Александр Георгиевский. – Улыбыз Максим Ф.Зарифның “Чишмә” әсәрен сәхнәдә куюда катнаша, анда сулыкларны, аның әйләнә-тирәсен чиста тоту турында сүз бара. Иҗат дөньясында булу балаларның активлыгын арттыра, фикерләү сәләтен камилләштерә. Моннан тыш ул бассейнга, “Шаян”га йөри.

Һәр яшь төркемендә 1, 2, 3дәрәҗәә җиңүчеләр билгеләнде.

Гран-прига Г.Тукайның “Су анасы” куелышы өчен Алабуганың 39 нчы “Киләчәк” балалар бакчасының театраль коллективы лаек булды.

Биш яшькә кадәрге балалар арасында 1 нче дәрәҗә диплом белән 8 нче «Сандугачым» балалар бакчасы (Менделеевск) «Биккуркак белән Бикбатыр» әкиятен сәхнәләштерүләре өчен бүләкләнде. 12 һәм 8 нче мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр (Менделеевск), шулай ук 22 нче (Алабуга) өлкән яшьтәге категориядә беренче дәрәҗә дипломга ия булдылар. Катнашучылар арасында иң яхшы костюм, иң яхшы кыз һәм малай рольләре, иң яхшы декорация номинацияләрендә иң яхшылар ачыкланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев