Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Телләр һәм шахмат үзара килешә

    1 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Алина Смирнова белән телефон аша элемтәгә кердек. Ул Казаннан әдәбият буенча Бөтенроссия региональ олимпиадасыннан кайткан гына иде. Алина өченче ел рәттән әдәбият бәйгесе буенча призёрлар исемлегенә керде һәм ике ел рус теленнән дә алдынгы урыннар алды (укытучысы Резедә Гайфуллина). Алина исәбендә - инглиз...

    1 нче гимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Алина Смирнова белән телефон аша элемтәгә кердек.
    Ул Казаннан әдәбият буенча Бөтенроссия региональ олимпиадасыннан кайткан гына иде. Алина өченче ел рәттән әдәбият бәйгесе буенча призёрлар исемлегенә керде һәм ике ел рус теленнән дә алдынгы урыннар алды (укытучысы Резедә Гайфуллина). Алина исәбендә - инглиз һәм рус телләреннән район олимпиадасында икенче урын.
    - Олимпиада Петровскида - Казан янындагы традицион бәйге үткәрү урыны булган посёлокта узды. Республиканың башка районнарыннан иске танышларны очраттым, алар да олимпиадаларда беренче генә тапкыр катнашмыйлар, - дип тәэсирләре белән бүлешә Алина. - Биремнәр елдан-ел катлаулана. Элек әдәби әсәрнең анализын ясарга кирәк булса, бу юлы иҗади бирем сыйфатында миңа сүз тезмәләре җыелмасыннан текст төзергә туры килде.
    - Алина талантлы, максатчан кыз, кирәк вакытта фикерләрен туплый, бер юнәлештә эшли белә, - ди остазы Лилия Ноговицина. - Уңышларында әнисенең - башлангыч сыйныф укытучысы Мәдинә Габделхәевнаның да өлеше бар.
    Алинага гуманитар фәннәр генә җиңел бирелми, ул берничә ел шахмат түгәрәгенә дә йөри (тренеры Юрий Дюжакин), ярышларда җиңүләр яулый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: