Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Әти, әни һәм мин – куркынычсыз гаилә”

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган шундый исемле чара "Крепыш" 12 нче балалар бакчасына әти-әниләрне җыйды. "Күңелле стартлар" формасында әзерләнгән бәйге өлкән төркемдә тәрбияләнүче Алинә Әхмәтгәрәева, Лилия Рәхмәтуллина, Валерия Пупышева гаиләләре арасында җәелдерелде. Алып баручы спорт инструкторы Фәнисә Галиева "Белгечләр", "Почемучкалар", "Акыллылар" командаларын рингка чакырды. Учреждение мөдире Татьяна Газизова рәислегендәге жюри...

Юл йөрү кагыйдәләрен өйрәнүгә багышланган шундый исемле чара "Крепыш" 12 нче балалар бакчасына әти-әниләрне җыйды.
"Күңелле стартлар" формасында әзерләнгән бәйге өлкән төркемдә тәрбияләнүче Алинә Әхмәтгәрәева, Лилия Рәхмәтуллина, Валерия Пупышева гаиләләре арасында җәелдерелде. Алып баручы спорт инструкторы Фәнисә Галиева "Белгечләр", "Почемучкалар", "Акыллылар" командаларын рингка чакырды. Учреждение мөдире Татьяна Газизова рәислегендәге жюри катнашучыларның әзерлегенә бәя бирде. Беренче этап - костюм сайлау, эмблема әзерләү, команда исемен, девизын бердәм әйтү иде. Калган сынау турларын Светофор (Э.Митрошина) оештырды. Ел дәвамында туплаган белем дәрәҗәсе "Ашыгыч йөк", "Юл лабиринты", "Уйлап тап", "Автобус тукталышы", "Серле билге", "Почта" һ. б. бәйгеләрдә ачыкланды. Балалар автомобильдә кечкенәләрне йөртү, җәяүлеләрнең һәм руль артында утыручыларның юл йөрү кагыйдәләрен дөрес кулланулары турында җитди сөйләшү алып бардылар.
Командалар слайд-рәсемнәр карап кроссворд чиштеләр, юл йөрү билгеләрен җыйдылар, транспорт рәсемен ясауда, темага караган мәсьәләләр чишүдә сыналдылар. Ярышлар арасында иң яратып башкарганы "Ашыгыч йөк" уенында катнашу булды.
Бәйгеләрдә сыналучылар өчен музыкаль тәнәфесләр, Колобокның шәһәр буенча сәяхәт итүен карау, тамашачылар белән уеннар оештыру чараны тагын да җанландырды.
Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы фонды хезмәткәре Дмитрий Мещеряков юл йөрү кагыйдәләрен яхшы өйрәнгән һәм чарага рәсемнәр, кул эшләре әзерләгән нәниләрне мактады, җиңүче Әхмәтгәрәевлар гаиләсенә һәм башка катнашучыларга грамоталар, бүләкләр, татлы күчтәнәчләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мђктђпкђчђ мђгариф