Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Тикшеренү эшләрен яклады

2 нче мәктәпнең 11 сыйныф укучысы Ангелина Мөхәмәдиева Казанда узган Н. Лобачевский исемендәге Бөтенроссия конференциясендә катнашты.

КФУ халыкара мөнәсәбәтләр иститутының «Ватан һәм чит ил тарихы» секциясендә Ангелина сугышта катнашучы, менделеевск врачы Александр Клунок турында тикшеренү эшен яклады. Өлкән сыйныф укучысы аның биографиясен реконструкцияли, шулай итеп поселоктагы почетлы гражданинның исемен мәңгеләштерә.

Нәтиҗәләр буенча А.Мөхәмәдиева өченче урынны яулады. Бүләкләү тантанасы Казанның зур УНИКС концерт залында узды. Ангелинага призёр дипломы һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды, ә фәнни җитәкче – тарих укытучысы Олеся Миронова конференциягә призёр әзерләве өчен грамотага ия булды.

– Җитди фәнни конференциядә катнашу минем өчен зур тәҗрибә булды. Үземнең шундый нәтиҗәгә ирешүемә шатмын, – ди Ангелина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев