Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Туган телем – иркә гөлем

Халыкара туган тел көне уңаеннан шәһәрнең 3 нче мәктәбендә рус төркеме балалары катнашында шундый исемдә әдәби-музыкаль кичә узды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Колпакова оештырды. Чара "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясе кысаларында төрле милләт балалары тарафыннан әзерләнгән видеоязманы карау белән башланды. Халыкара туган тел көне кайчан барлыкка килгән...

Халыкара туган тел көне уңаеннан шәһәрнең 3 нче мәктәбендә рус төркеме балалары катнашында шундый исемдә әдәби-музыкаль кичә узды. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Людмила Колпакова оештырды.
Чара "Мин татарча сөйләшәм" республика акциясе кысаларында төрле милләт балалары тарафыннан әзерләнгән видеоязманы карау белән башланды.
Халыкара туган тел көне кайчан барлыкка килгән һәм ни өчен 21 февральгә билгеләнгән? - бу сорауларга алып баручылар Сергей Шамин Диана Гурьянова, Лариса Федорова һәм Ксения Горшкова төгәл җаваплар бирделәр:
- Датаны гамәлгә куюның максаты - телләрне саклау һәм үстерү. Бүгенге көндә төрле илләрдә 6000 телдә сөйләшәләр, шуларның 83е киң таралган.
Бу көнне татар, башкорт, рус, мари, удмурт, әрмән, әзербайҗан телләрендә шигырьләр, җырлар һәм биюләр башкарылды. Мәктәптә белем алучы һәр милләт вәкиле, ана телен белү белән беррәттән, рус һәм татар телләрен дә камил өйрәнергә омтыла. Балалар күмәкләшеп Г.Тукайның "И туган тел" җырын башкардылар, аларга тамашачы да кушылды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Энҗе Заһидуллина чараны оештыручыларга һәм катнашучыларга рәхмәт белдерде.
Бәйрәмне хозур кылырга килгән Евдокия Балобанованың оныкчыгы Валера 1б сыйныфында укый, Евдокия ханым төрле милләт балаларының татарча оста чыгыш ясауларына соклануын белдерде.
Республика акциясе кысаларында мәктәптә "Син татарча беләсеңме?" исемле викторина оштырылган, җиңүчеләргә бүләкләр биреләчәк.
Татар китапханәсендә узган "Бәллүр чишмә" әдәби берләшмәсенең чираттагы утырышы да татарча сөйләшү темасына һәм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең туган көненә багышланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яңалыклары 3 нче мәктәп