Туган телем – татар теле
Шәһәрнең 2 нче балалар бакчасында (җитәкчесе Галина Легошина) татар мәдәнияте атналыгы узды. Тәрбияче, татар теле мөгаллиме Рәзилә Хәсәнова, методист Алсу Шахвердян һәм төркем педагоглары чаралар уздырдылар. Балалар шөгыльләрдә, әңгәмәләрдә татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәте, тормышы белән таныштылар. Фотолар, рәсемнәр белән баетылган киң мәгълүматлы "Дан сиңа, Татарстан!" дип исемләнгән альбом төзүгә педколлектив...
Шәһәрнең 2 нче балалар бакчасында (җитәкчесе Галина Легошина) татар мәдәнияте атналыгы узды.
Тәрбияче, татар теле мөгаллиме Рәзилә Хәсәнова, методист Алсу Шахвердян һәм төркем педагоглары чаралар уздырдылар. Балалар шөгыльләрдә, әңгәмәләрдә татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәте, тормышы белән таныштылар. Фотолар, рәсемнәр белән баетылган киң мәгълүматлы "Дан сиңа, Татарстан!" дип исемләнгән альбом төзүгә педколлектив зур көч куйды. Татар халкының декоратив-кулланма сәнгате белән холлга урнаштырылган күргәзмә буенча танышып була иде.
Атнаның бер көнен халык ашларына багышлау кечкенәләргә иң тәмле ризыклар белән сыйлану мөмкинлеге бирде. Бакчага йөрүче башка милләт балаларының әниләре әзерләгән ризыкларга презентация ясау бәйрәмгә әверелде.
Өлкән төркемгә йөрүчеләр үз куллары белән эшләгән милли төсмерле сувенирларын иң кечкенәләргә бүләк иттеләр.
Атналык эшендә ата-аналар да актив катнашты: "Милли гаиләм" коллажы - алар тырышлыгы нәтиҗәсе. Чаралар чылбыры "Әниләр көненә" бәйрәме белән тәмамланды. Аны уздыруда көч куйган Рәзилә Хәсәнова, музыка җитәкчесе Ирина Будник, тәрбиячеләр кунакка чакырылган әни-әбиләрдән рәхмәт сүзләре кабул иттеләр. Балалар ул көнне иң кадерле кешеләрен җыр-бию, шигырьләр белән бүләкләделәр.
Татар мәдәнияте атналыгы фотокүргәзмәдә чагылачак.
фәймә Вахриева
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6100
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14600
-
4 август 2022 - 16:12Менделеевскида Дружба бакчаларына таба юл салу башлады Аның озынлыгы 1400 метрдан артачак.18500
-
4 август 2022 - 15:31Д. Менделеев исемендәге стадионның төзелеше дәвам итә Төзелеш шәһәрнең юбилеена тәмамланыр дип көтелә.19700
-
4 август 2022 - 09:59Новосибирск делегациясе Менделеевск предприятиеләрендә булды Инжиниринг компанияләре вәкилләре Л. Карпов исемендәге химия заводында һәм «Аммоний» АҖ булдылар, техник карарлар тәкъдим иттеләр.16200
-
3 август 2022 - 16:01Менделеевлылар шәһәр хакимиятенә иҗтимагый мөһим сораулар белән мөрәҗәгать итәләр Аларны чишмәнең, зияратның төзеклеге һәм башка мәсьәләләр борчый.14400
-
3 август 2022 - 15:25Августта татарстанлыларны өстәмә ял көне көтә Ул Татарстан Республикасы Көнен бәйрәм итүгә бәйле.17100
-
3 август 2022 - 14:59«МЯ» редакциясендә «Дом на Северной улице» китабы авторы булды Нателла Погосян Менделеевскида туып үскән, ә хәзер Кипрда яши.18200
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.15300
-
2 август 2022 - 11:16Район җитәкчесе Радмир Беляев Бөтендөнья татар конгрессындаКазанда 35 илдән милләтебез вәкилләре җыелды.16700
-
8 август 2022 - 10:02Нәни Песәйлеләр кино дөньясына сәяхәт кылдылар Балалар кино тарихы белән таныштылар, сорауларга җаваплар бирделәр һәм татарча фильм карадылар.14600
-
8 август 2022 - 17:13Күңелле әлифба YouTube каналында яңа видео чыкты «Салават күпере» журналы редакциясе 2020 нче елдан «Күңелле әлифба» дип аталган YouTube каналында берсеннән-берсе кызыклы видеолар урнаштырып бара.6100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика