Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Тылсымлы куллар” журналы битләре буйлап

"Юность" район мәдәният йортында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында "Тылсымлы куллар" битләре буйлап" Бөтенроссия балалар иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Конкурсның максаты - республикада һәм аннан читтә яшәүче балалар, аларның ата-аналарында татар халкының милли мәдәниятенә кызыксыну уяту, педагогик җәмәгатьчелек арасында иҗади элемтәләрне һәм үзара дуслыкны ныгыту. Балалар, ата-аналар һәм педагоглар...

"Юность" район мәдәният йортында мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре арасында "Тылсымлы куллар" битләре буйлап" Бөтенроссия балалар иҗат бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды.
Конкурсның максаты - республикада һәм аннан читтә яшәүче балалар, аларның ата-аналарында татар халкының милли мәдәниятенә кызыксыну уяту, педагогик җәмәгатьчелек арасында иҗади элемтәләрне һәм үзара дуслыкны ныгыту.
Балалар, ата-аналар һәм педагоглар катнашындагы бәйгене шәһәрнең 7 нче "Алтын балык" мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе һәм республиканың "Тылсымлы куллар" балалар журналы редакциясе оештырды.
Эшләр 16 февральгә кадәр кабул ителде, җиңүчеләр 26 февральдә чыгыш ясадылар.
Конкурсантлар "Тәмле булсын", "Илһам чишмәсе", "Серләр сандыгы", "Сихәтле белем", "Тылсымлы остаханә", "Мавыктыргыч фән һәм техника йорты", конкурстан тыш "Яхшылык җирдә ятмый" номинацияләрендә сыналдылар.
Бәйгедә Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы, Менделеевск, Алабуга, Лаеш, Мамадыш, Кукмара, Балык Бистәсе, Актаныш, Ютазы, Азнакай шәһәр һәм районнарыннан, Уфа һәм Нефтекамск шәһәрләреннән, Ульяновск төбәгеннән 168 гариза алынды, барлыгы 300дән артык кеше катнашты.
Фойеда балалар һәм ата-аналар, тәрбиячеләрнең кул эшләнмәләреннән күргәзмә оештырылды.
Бүләкләү тантанасы "Тылсымлы куллар" дип язылган бию һәм 7 нче балалар бакчасы мөдире Елена Грицук чыгышы белән башланды.
- Без шәкертләребездә ана теленә мәхәббәт тәрбияләргә, халкыбызның милли-мәдәни кыйммәтләренә кызыксыну уятырга тырышабыз. Бу уңайдан балалар өчен нәшер ителүче "Тылсымлы куллар" журналының әһәмияте, редакция белән үзара хезмәттәшлек итү отышлы, - дип белдерде Елена Аркадьевна.
Видеосюжетларда бәйге җиңүчеләренең эшләре күрсәтелде: Павел Стрижев һәм Александра Килина ("Серләр сандыгы") әби-бабаларыннан калып кадерләп сакланган кием, чиккән сөлгеләр турында сөйләделәр. Алабуганың 27 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Эрик Яшин ("Мавыктыргыч фән һәм техника йорты") төрле тәҗрибәләр ясарга яраталар. Данир Абдрафиков, Ләйсән Насыйрова, Яна Шалаумова, 6 нчы бакчаның бию коллективы ("Илһам чишмәсе") уен коралларында уйнарга, биергә сәләтлеләр. Арслан Әхмәтов, Ясминә Мусина, Сөмбел Хәсәньянова, Тимур Корбанов ("Тәмле булсын") әби һәм әниләреннән чәк-чәк ясау, торт бизәү, манты һ.б. ризыклар пешерү серләренә өйрәнәләр. Шәһәрнең 7 нче һәм Бәзәкә балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр, Рания Төхбәтова ("Сихәтле белем"), өлкәннәрдән үрнәк алып, әдәп һәм әхлак нигезләрен, дин сабакларын истә калдырырга омтылалар, остазлары белән иман йортына йөриләр. Валерия Климова, Камилла Галимҗанова, Илья Измайлов ("Тылсымлы остаханә") техника белән эшләү алымнарын үзләштерәләр.
Конкурстан тыш күрсәтелгән видеоязмалар 2 нче төркем инвалид Ваня һәм Энҗе Мостафина ("Яхшылык җирдә ятмый") турында булды.
Җиңүчеләргә диплом, бүләкләрне, журналга өч айга түләүсез язылуны мәгариф идарәсе начальнигы Альберт Федоров, мәдәният идарәсе начальнигы Лилия Галиева, мәгариф идарәсе методисты Эльмира Гыйльфанова, 7 нче балалар бакчасы мөдире Елена Грицук, районның имам-мөхтәсибе Ирек Нуриев, Яр Чаллыдан педагогия фәннәре кандидаты Илсөяр Хәбибуллина тапшырдылар.
Призерлар арасында Менделеевскидан Александра Килина (7 нче балалар бакчасы), Ләйсән Насыйрова (2 нче), Яна Шалаумова (8 нче), Тимур Корбанов (13 нче), Арслан Әхмәтов (7 нче), Рания Төхбәтова( 7 нче), Валерия Климова (8 нче), Эрик Яшин (1 нче гимназия), 6 нчы, 7 нче, Песәй, Бәзәкә балалар бакчалары, Ваня, Энҗе Мостафина бар.
"Тылсымлы куллар" җурналының баш мөхәррире Ландыш Фәйзуллина бәйгене оештыручыларга рәхмәт белдерде һәм 7 нче балалар бакчасы, район мәгариф бүлеге җитәкчелегенә Рәхмәт хатлары тапшырды.
- Конкурста җиңүчеләрнең материаллары журналда басылырга мөмкин. Сәләтле балалар һәм аларның иҗаты белән без даими кызыксынып торабыз, эшләрегезне безгә юллый аласыз, - диде Ландыш Хәмитовна.
Бүләкләү мизгелләре район балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең музыкаль чыгышлары белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары “Тылсымлы куллар“ битләре буйлап