Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Училищега кергәннәр, техникум тәмамлаганнар

14 февральдә фанфара яңгыравында Түбән Кама нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы филиалының беренче чыгарылышына урта һөнәри белем алу турында дипломнар тапшыру тантанасы булды. - Укучыларга бәхет елмайды. 2013 елның февралендә 122 нче һөнәр училищесының статусы үзгәрде. Аның базасында Татарстанның иң абруйлы техникумнарының берсе эгидасында филиал оешты. Студентлар, аларның әти-әниләре һәм...

14 февральдә фанфара яңгыравында Түбән Кама нефтехимия һәм нефть эшкәртү техникумы филиалының беренче чыгарылышына урта һөнәри белем алу турында дипломнар тапшыру тантанасы булды.
- Укучыларга бәхет елмайды. 2013 елның февралендә 122 нче һөнәр училищесының статусы үзгәрде. Аның базасында Татарстанның иң абруйлы техникумнарының берсе эгидасында филиал оешты. Студентлар, аларның әти-әниләре һәм укытучылар хәлнең мондый борылыш алуына ихластан шатландылар. Без мәгариф учреждениесенең материаль-техник базасын ныгыту һәм оештыру мәсьәләләрен хәл итүдә йогынты күрсәткәннәре өчен директор Рәмис Сабитовка һәм филиалны гамәлгә куючыларга рәхмәтле, - ди мөдир Татьяна Сотникова.
- Егетләр техникумда ике ел ярымда хезмәт базарында ихтыяҗлы булган автомеханик, төзелеш эшләре мастеры, повар-кондитер һөнәрләрен үзләштерә алалар. Иртәгәдән 54 чыгарылыш укучысы район предприятиеләрендә яшь белгечләр сафын тулыландырачак. Алар арасында кызыл дипломга автомеханик белгечлеген үзләштергән Илнур Хисмәтов та бар. Егетләр шөгыльләргә бик теләп йөриләр һәм, шунысы куандыра, күбесе белемнәрен куллану мөмкинлеге тапты, эшкә урнашты, - дип горурлык хисе белән хәбәр итә Татьяна Ивановна.
Тантана геройлары белән бергә бәйрәм шатлыгын әти-әниләр һәм чакырылган кунаклар да уртаклаштылар.
Техникум директоры Рәмис Сабитов, филиал мөдире Татьяна Сотникова, мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Фәнүзә Яковлева чыгарылышларны җылы сүзләр белән котладылар.
"Менделеевские новости" газетасы редакторы, "Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзасы Лариса Кривилёва партия секретаре Игорь Привалов һәм җирле бүлекчәнең башкарма комитет җитәкчесе Клавдия Ивановна исеменнән чыгыш ясап, районда яшьләр проектларын уңышлы гамәлгә ашыруга керткән өлеше өчен укытучы Марат Гыймазетдиновка Мактау грамотасы тапшырды.
Чыгарылыш кичәсен бай эчтәлекле концерт программасы бизәде.
- Студент тормышы сизелмичә үтте. Без күп нәрсәгә өйрәндек, кыска вакыт эчендә иҗади потенциалыбыз ачылды, Казанда тарих буенча конференциядә катнашып үткәргән биш көн хәтергә уелып калды, - ди чыгарылыш укучысы Дарья Шевченко.
- Без районда техник белемне торгызу һәм үстерүне башлаучыларга рәхмәтле. Улыбыз Минтимер Чаллы шәһәренең автомеханика техникумында беренче курсны тәмамлады. Менделеевскида шундый төр учреждение ишекләре ачылгач, ул укуын туган шәһәребездә дәвам итте, - диләр әти-әнисе Тамара Михайловна һәм Мансур Мингалиевич Әхмәтҗановлар.
Бу сүзләргә башка ата-аналар да кушыла:
- Яшәү урыны буенча балаларыбызга урта махсус белем алу мөмкинлеге тудырылуы шатландыра. Бу бик уңайлы һәм безгә дә тыныч, - диләр алар.

Лариса Кривилёва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Техникум Менделеевск яналыклары