Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укучы күпме тора?

сентябрьгә санаулы көннәр генә калды. Баланы мәктәпкә җыю елдан-ел кыйммәтләнә. Быел беренче сыйныфларның бәясе күпме, бу турыда корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина белеште. Чыгымнарны исәпләү өчен мин булачак укучыларның ата-аналарына мөрәҗәгать иттем. Ярославның әнисе Мария Кондратьева сүзләренчә, улы 3 нче мәктәпнең беренче сыйныфына бара. Аны мәктәпкә җыюга гаилә бюджетыннан 7 мең сум...

сентябрьгә санаулы көннәр генә калды. Баланы мәктәпкә җыю елдан-ел кыйммәтләнә. Быел беренче сыйныфларның бәясе күпме, бу турыда корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина белеште.
Чыгымнарны исәпләү өчен мин булачак укучыларның ата-аналарына мөрәҗәгать иттем. Ярославның әнисе Мария Кондратьева сүзләренчә, улы 3 нче мәктәпнең беренче сыйныфына бара. Аны мәктәпкә җыюга гаилә бюджетыннан 7 мең сум тотылган (балалар бакчасындагы чыгарылышта бүләк ителгән канцтоварларны исәпкә алмыйча). Антонина Сәхабетдинованың кызы Дарья 1 нче гимназиянең беренче сыйныфлары сафын тулыландырачак. Ата-ананың акча янчыгыннан аңа 8500 сум сарыф ителгән.
1 сентябрьдән Татарстанда, илнең башка регионнарындагы кебек үк, мәҗбүри мәктәп формасы кертелә. Аның нинди булачагын мәктәп үзе хәл итә. Кагыйдә буларак, фасонын уку елы башланганчы ук билгелиләр һәм ата-аналарның форманы алдан алырга мөмкинлеге бар. Кайбер сыйныфлар сатып ала, кайберләре заказ буенча тектерә. Кызлар киеме (шәһәр ательесында тегелгән сарафан, блузка һәм водолазка) уртача 1700 сумга төшәчәк, малайлар өчен (костюм, күлмәк) бераз арзанрак - 1600 сум.
Чыгымнарның тагын бер мөһим статьясы - мәктәп букчасы. Баланы җыйганда аны һичшиксез игътибарга алырга кирәк, чөнки баланың сәламәтлеге, гәүдәсе торышы рюкзакка бәйле. Медиклар фикеренчә, букчаның гомуми авырлыгы бала авырлыгының 10 процентыннан артмаска тиеш. Ә чынлыкта беренче сыйныфларга атнага биш тапкыр авыр сумкалар күтәреп йөрергә туры килә. Шуңа күрә букчаның ортопедик элементлы һәм каты булуы мөһим, бавы көйләнергә, шулай ук киң, йомшак һәм ныклы булырга тиеш. Мондый букча уртачта 800-1800 сумга төшә, максималь бәясе - 4-5 мең сум. Ә иң гади букча 400 сум тора + аяк киеме өчен капчык - 100 сум.
Ә аяк киеме (туфли һәм алмашка) уртача 800-1000 сум. Спорт костюмын һәм кроссовкаларны 1200-1500 сумга алырга була. Кызларга колготкалар, бант, каптыргычлар кирәк. Өстәп 1000 сум канцелярия товарлары өчен. Болары мәктәпкә язу дәфтәрләре җыелмасы һәм вак-төяк ихтыяҗлар өчен тапшырган акчалардан тыш. Бу сумма, мәктәпкә карап, 1000 нән 2000 сумга кадәр тирбәлә.
- Канцтоварлар җыелмасын балалар бакчасында чыгарылышта бүләк иттеләр, - дип бүлешә Мария Кондратьева. - Ә калган әйберләрне күрше шәһәрләрнең сәүдә нокталарыннан алдык, аларда ассортимент киңрәк.
- Өс һәм аяк киемен алдан алырга кирәкми, чөнки бала җәй дәвамында үсә. Гомумән, кирәк-яракларны өлешләргә бүлеп, алданрак хәстәрли башларга мөмкин. Җәй башында канцелярия товарларын алырга була, уртасында - рюкзак һәм алмаш аяк киеме өчен сумканы, уку башланыр алдыннан - мәктәп һәм спорт формасын, шулай ук алмаш аяк киемен, - ди Анна Сәхабетдинова.
Сүз уңаеннан, кайбер уку учреждениеләрендә, мәсәлән, 1 нче гимназиядә, бассейнда шөгыльләр каралган, димәк, балага йөзү костюмы, шапка, кулга кия торган җайланмалар кирәк, өстәмә 300-500 сум. Уку елы башлану белән ата-аналарның чыгымнары бетмәячәк, аларга ай саен баласының ашханәдә туклануы өчен түләргә кирәк булачак.
Шулай итеп, тыйнак исәпләүләр буенча ата-аналарга балаларын беренче сыйныфка әзерләү кимендә сигез мең сумга төшә. Кайберәүләр моны зур чыгым дип уйламас та, ә күпчелек өчен укучыны кирәкле әйберләр белән тәэмин итү гаилә бюджетында сизелерлек чагылыш таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделевск яналыклары блицсораштыру Менеделевск