Укучылар һәм әти-әниләр җавап тота
1287
0
0
Вәсилә Мортазина Ижевка авылы мәктәбендә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы булды. Комиссия составына хокук саклау органнары хезмәткәрләре, җирлек башлыклары, мәгариф, социаль яклау идарәсе белгечләре, педагоглар керде. Утырышта төрле хокук бозу очраклары каралды. Гражданин С.ны чакыруның сәбәбе - яшүсмерне спиртлы эчемлекләр куллануга җәлеп итү. Гаилә башлыгы В. ата буларак бурычын...
Вәсилә Мортазина
Ижевка авылы мәктәбендә балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия утырышы булды.
Комиссия составына хокук саклау органнары хезмәткәрләре, җирлек башлыклары, мәгариф, социаль яклау идарәсе белгечләре, педагоглар керде.
Утырышта төрле хокук бозу очраклары каралды. Гражданин С.ны чакыруның сәбәбе - яшүсмерне спиртлы эчемлекләр куллануга җәлеп итү.
Гаилә башлыгы В. ата буларак бурычын тиешенчә үтәми. Беркайда да эшләми, ике сабый баласын тәрбияләүдән баш тарта, гаиләнең матди хәле начар дигән шикаятьләр алынды. Әмма утырышка үзе килмәгән, хатыны сүзләренчә, ул эчүен ташлаган, эшкә урнашкан.
Ф. аналык бурычын тиешенчә үтәми. Утырышка балигъ булмаган улы белән чакырылган. Өйләрендә антисанитария, малайның киемнәре җыйнаксыз, төнлә урамда йөри - болар турында укытучылар берничә мәртәбә кисәтү ясаган. Үсмернең өлкәннәр белән спиртлы эчемлекләр куллану очраклары күзәтелгән.
Мәктәптә укучы М. кискен агрессия очраклары ешаю сәбәпле исәпкә алынган. Ул өй эшләрен үтәми, кечкенәләрне кыерсыта. Әнисе сүзләренчә, малайның тәртибе әтисе үлгәннән соң тискәре якка үзгәргән, ул югалтуны авыр кичерә. Психолог һәм педагогларның әңгәмәләреннән соң уңай динамика күзәтелә. Үсмер мәктәп тормышында катнаша башлый, укуы бераз яхшыра. Өйләрендә шартлар бар. Малайны комиссиядән исәптән төшерергә, мәктәп эчендәге күзәтчелекне дәвам итәргә дигән карар чыгарылды.
Балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсе инспекторы Сергей Метальников, мәктәп директоры Татьяна Мифтахова, җирлек башлыгы Валентина Пономарева һ.б. лар доклад белән чыгыш ясадылар.
Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Павел Миронов алып барды. Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча тиешле карарлар кабул ителде, хокук бозучыларга карата административ штраф чаралары күрелде.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
19 август 2022 - 13:22Миләүшә Канипова: «Татар теле безне берләштерә» «Без укыганда русча сөйләшүчегә «Фи, кыланчык» дип карый идек, ә хәзер»? — ди Миләүшә9500
-
19 август 2022 - 13:14Участок хуҗаларына янгын куркынычсызлыгы чараларын күздә тотарга киңәш итәләр «Челтәрле компания» ААҖ янгын чыгу сәбәпләре турында искә төшерә.3700
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.11000
-
15 август 2022 - 16:38«Аммоний» командасы бронза медальгә ия булды Ул Казанда үткән Бөтенроссия «kazan fest-2022» футбол фестивалендә өченче урынны яулады.12000
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде14200
-
15 август 2022 - 11:50Яшь театраллар Мамадышта күбекле кичәгә катнашалар Аларны анимацион программада катнашырга чакыралар.12800
-
15 август 2022 - 11:20Менделеевлылар теплоходта өч көнлек сәяхәткә кузгалдылар Алар төрле шәһәрләрдә тукталалар.13000
-
15 август 2022 - 10:59«Алга» һәм «Тимер» батальоннары хәрбиләренә бер тапкыр 360 мең сум түләнәчәк Хәрби хезмәткәрләргә бер тапкыр бирелә торган акча федераль түләүләргә өстәмә рәвештә түләнә.8900
-
2 август 2022 - 11:37Д.И. Менделеев исемендәге үзәк стадион шәһәр көненә ачылачакХәзер объектта төзү эшләре алып барыла.18100
-
15 август 2022 - 13:28Камай авыл китапханәсенә кунаклар килде Китап сөючеләр янына Удмуртия республиксының Иске Юмья авлыннан Людмила Новикова җитәкчелегендә балалар килде14200
-
15 август 2022 - 10:50Татарстан Республикасы башлыгы регионның предприятиеләрендә маска режимын кайтарырга тәкъдим итте Чирләү күрсәткече 32%ка күтәрелде.13300
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84