Укучылар язгы ГТО нормалары тапшыруга әзерләнә
1192
0
0
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2014 елның 1 сентябреннән "Хезмәт һәм оборонага әзер" физкультура комплексы гамәлгә кертелде. Татарстан аның пилотлы территориясе булды. Корреспондентыбыз Татьяна Ясәвиева бу өлкәдә район мәктәпләрендә хәл торышын сорашып белеште. - Мәгариф идарәсендә район мәктәпләрендә ГТО нормаларын үтәүне кертү турында приказ чыкты һәм комиссия төзелде. Барлык...
Россия Президенты Владимир Путин Указы белән 2014 елның 1 сентябреннән "Хезмәт һәм оборонага әзер" физкультура комплексы гамәлгә кертелде. Татарстан аның пилотлы территориясе булды. Корреспондентыбыз Татьяна Ясәвиева бу өлкәдә район мәктәпләрендә хәл торышын сорашып белеште.
- Мәгариф идарәсендә район мәктәпләрендә ГТО нормаларын үтәүне кертү турында приказ чыкты һәм комиссия төзелде. Барлык гомуми белем учреждениеләрендә стендлар ясалды, анда балалар өчен дә, әти-әниләр өчен дә мәгълүмат урнаштырылды, мәктәпләрдә ГТО нормаларын тапшыру буенча көзге һәм кышкы сессияләр узды, - дип хәбәр итте мәгариф идарәсе начальнигы урынбасары Фәнүзә Яковлева.
- ГТО нормаларын мәктәп программасына кертү - дөрес карар, ул балаларны сәламәтләндерүгә юнәлдерелгән, - ди физкультура укытучысы Галина Романюк.
2 нче мәктәптә ГТО нормаларын тапшыруга төп медицина төркеменнән 156 укучының 97се рөхсәт алды. Көз көне алар 30, 60, 100 метрга, 1, 1,5, 2 һәм 3 километрга йөгерү, урыннан озынлыкка сикерү, тартылу, идәннән этелү, алга бөгелү, туп, граната ыргыту буенча зачёт тапшырдылар.
Кышкы сессиягә 1, 2, 3 километрга чаңгыда йөгерү кертелде. 75 кешенең унысы - бронза дәрәҗәсенә иреште, 13 - көмеш, 15 - алтын, сигез укучы биремнәрне үти алмады.
Бүгенге көндә язгы сессиягә әзерлек бара. Укучылар 25 метрга йөзү, малайлар пневматик винтовкадан атуны тапшырачаклар.
- Балаларның стимулы бар, алар күрсәткечләрен яхшыртырга телиләр. Уңышлы тапшырган балаларга, май аенда алтын, көмеш һәм бронза дәрәҗәсе, шулай ук спорт разряды һәм званиеләре биреләчәк. Мәктәпләрдә ГТО нормаларын тапшыру өчен тиешле шартлар бар. Стадионда - йөгерү, кыш көне чаңгыда йөрү буенча күнекмәләр үткәрелә, шәһәрдә менә дигән бассейн бар, анда йөзү буенча күнекмәләр үтә, - дип дәвам итә Галина Александровна.
- Мин һәм сыйныфташларым ГТО нормалары тапшыруда бик теләп катнашабыз, аларның безгә тормышта кирәге чыгачак, - ди 1 нче мәктәпнең җиденче сыйныф укучысы Валерия Ушкова.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.3300
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.4700
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.4800
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.5700
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.4200
-
19 апрель 2021 - 08:47Татарстанда юллар ремонтланачак Бу уңайдан илкүләм проект буенча 12 млрд сум тотылачак5000
-
16 апрель 2021 - 14:17«Карповчы» ТИСы «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңү яулады ТР Милли музее бинасында 2020 ел йомгаклары буенча «Татарстан республикасының иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе» республика конкурсында җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү булды. Бу турыда муниципалитет сайты хәбәр итә.10800
-
16 апрель 2021 - 10:58Менделеевскида «Бердәм Россия» партиясеннән киләсе тәкъдим ителешкә кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу булды Очрашуда VIII чакырылыш РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан тавыш биреп сайланачак алты катнашучы чыгыш ясады.11700
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.6500
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.13000
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18000
-
13 апрель 2021 - 17:10«2FAN» ютуб-каналында беренче тапкыр башкорт телендә видеоролик урнаштырылды Лилия Шагалиева башкорт шагыйре Газиз Әбделмәновның мәхәббәт темасына багышланган шигырен сөйләде.14400
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14200
© 2011 - 2021. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84