Менделеевскида "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республика акциясе старт алды. Ул Татарстанда 2006 елдан үткәрелә һәм хәйриячеләрнең игътибарын мохтаҗ гаиләләргә уку әсбаплары алуга һәм мәктәпкә әзерләнүгә булышуга җәлеп итүгә юнәлдерелә.
Яңа уку елында 358 беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр парта арасына утыра, шуларның 125 енә мәктәп кирәк-яраклары белән портфель җыйдылар. Район...
Менделеевскида "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" республика акциясе старт алды. Ул Татарстанда 2006 елдан үткәрелә һәм хәйриячеләрнең игътибарын мохтаҗ гаиләләргә уку әсбаплары алуга һәм мәктәпкә әзерләнүгә булышуга җәлеп итүгә юнәлдерелә.
Яңа уку елында 358 беренче сыйныф укучысы тәүге тапкыр парта арасына утыра, шуларның 125 енә мәктәп кирәк-яраклары белән портфель җыйдылар. Район җитәкчелеге катнашында акцияләр 1, 2, 3 нче мәктәпләрдә үтте. Тантана геройларын предприятие, оешма җитәкчеләре, ата-аналар, укытучылар котлады.
Катрин Удальцова, Аня Чернова, Софья Мурина һәм башкаларның җилкәләрендә портфель, йөзләрендә шатлыклы елмаю, алар 1 нче мәктәптә укырга барырга әзер.
Булачак укучылар һәм кунаклар сәнгать мәктәбе, мәктәптән тыш эш үзәге, "Шаян" үрнәк ансамбле катнашында концерт карадылар. Шулай ук балалар өчен хәрәкәтле уеннар да оештырылды.
Нет комментариев