Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Укырга беркайчан да соң түгел

    4 нче мәктәптә өлкән яшьтәге 30 менделеевлы компьютер графикасына өйрәнү курсына йөри. Укытучы Ирина Мазняк мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә ярдәм итә. - Мәшгульлек үзәге укырга теләгән пенсионерларны барлый. Мин эшләгән мәгълүмати-методик үзәк укытучылар тәкъдим итә, ә мәгариф учреждениесе - бина, кабинет, - дип сөйли Ирина Валерьевна. Компьютер артына утырган әби-бабайлар яшьләрен...

    4 нче мәктәптә өлкән яшьтәге 30 менделеевлы компьютер графикасына өйрәнү курсына йөри.
    Укытучы Ирина Мазняк мәгълүмати технологияләрне үзләштерергә ярдәм итә.
    - Мәшгульлек үзәге укырга теләгән пенсионерларны барлый. Мин эшләгән мәгълүмати-методик үзәк укытучылар тәкъдим итә, ә мәгариф учреждениесе - бина, кабинет, - дип сөйли Ирина Валерьевна.
    Компьютер артына утырган әби-бабайлар яшьләрен генә түгел, авырулары, проблемалары һәм мәшәкатьләре турында да оныталар. Пенсионерлар үзләренә хас тырышлык һәм үҗәтлек белән яңа мәгълүматны үзләштерәләр. Фән нигезләрен яхшырак хәтердә калдыру өчен курсларга парлап йөриләр, мисал өчен Петровлар һәм Казаковлар.
    - Безгә улыбыз ноутбук бүләк итте, безнең оешкан булуыбызны тели. Скайп буенча туганнарыбыз белән аралашырга өйрәндек, - ди Неля Николаевна Петрова.
    - Интернеттан кирәкле даруны эзләп табып, заказ бирәбез, - дип өсти ире Юрий Николаевич.
    - Терминал аша коммуналь хезмәтләргә түләргә, ә тагын балаларыбыз, дуслар белән язышырга өйрәнергә телибез, - дип кабатлыйлар Галина Михайловна һәм Владимир Николаевич Казаковлар.
    - Хатыным барысын да өйрәнә, исендә калдыра, аннан мине өйрәтә, - ди Юрий Александрович Павлов. - Без, нәрсәгәдер өйрәнә алуыбызны аңлап, шатланабыз.
    Канәгатьлек хисе биләгән әби-бабайлар дәрестә алган белемнәрен өйдә балалары һәм оныклары ярдәмендә ныгыталар. Аларның гаиләләрендә компьютер берничә буынны берләштерә.
    - Минем өлкән яшьтәге укучыларым беренче дәрестә идарә пультын тотарга курыксалар, хәзер инде слайд-шоу ясарга өйрәнәләр, Интернеттан кирәкле мәгълүматны табалар, аларга минем ярдәм кирәкми дә диярлек, - дип билгеләп үтә Ирина Валерьевна.
    Һәр яшьтә күңелгә якын шөгыль табарга була - актив ветераннар моны исбатладылар. Әйтергә кирәк, алар иң рәхмәтле укучылар, һәр кечкенә уңышны зур шатлык кебек кабул итәләр. Күпләр өчен заман сулышын тою - яшеңне җиңүгә тиң.
    Ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина хәбәр итүенчә, бу программа районда өченче ел гамәлдә һәм шушы дәвердә 120 пенсионер компьютер белеме алды. Иң өлкәненә 75 яшь.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: