Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Укытучыга дан һәм мәдхия

    Укытучылар көненә багышланган тантана "Юность" район мәдәният йортында үтте. Чарага учреждение, предприятие, оешмалар җитәкчеләре, социаль партнёрлар, педагогик хезмәт ветераннары, яшь белгечләр чакырылды. Көн геройларын район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, мәгариф идарәсе начальнигы сергей Данилов, хәрби комиссар Дамир Вәлиев котлады. Иң яхшы хезмәткәрләр төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары белән бүләкләнде. - Мин...

    Укытучылар көненә багышланган тантана "Юность" район мәдәният йортында үтте.
    Чарага учреждение, предприятие, оешмалар җитәкчеләре, социаль партнёрлар, педагогик хезмәт ветераннары, яшь белгечләр чакырылды.
    Көн геройларын район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, мәгариф идарәсе начальнигы сергей Данилов, хәрби комиссар Дамир Вәлиев котлады. Иң яхшы хезмәткәрләр төрле дәрәҗәдәге Мактау грамоталары белән бүләкләнде.
    - Мин 41 ел башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләдем, - ди мәгариф ветераны Надежда Ионова. - Мәктәпкә йөрәк кушуы буенча килдем. Әле дә төшләремдә дәрес бирүемне, укучыларымны күрәм. Шәкертләремнең күбесе педагог һөнәрен сайлады.
    Балалар иҗат коллективлары яраткан остазларына иң отышлы концерт номерларын багышладылар.

    Рәхилә Мирзаянова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: