Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Укытучыларның район методик берләшмәсе утырышы

2 нче урта мәктәп базасында Менделеевск районы гомум белем учреждениеләренең рус теле һәм әдәбияты укытучыларының район методик берләшмәсе утырышы узды.

Анда заманча белем бирү технологияләрен куллану аша хәзерге заман дәресенең нәтиҗәлелеген арттыру турында сөйләштеләр. Утырыш барышында укытучылар И.Җиһаншина һәм О. Миронова (2 нче мәктәп) 10 нчы сыйныфта әдәбиятта һәм тарихта шәхес проблемасы турында дәрес үткәрделәр. Аннан соң РМО җитәкчесе Р.Гайфуллина 2019-2020 уку елы өчен рус теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль этабына йомгак ясады. 1 нче мәктәп укытучысы Люция Смирнова заманча балалар әдәбияты, заманча авторлар һәм яңа алымнар турында сөйләде. Һичшиксез, заманча проза балалар өчен кайбер үзгәрешләр кичерә. Укытучылар И.Гыймазетдинова һәм Н.Мәүлиева (2, 1 нче мәктәпләр) үз чыгышларында заманча дәреснең нәтиҗәлелеген арттыруда яңа алымнар кулланырга киңәш бирделәр.

Катнашучылар утырышның эшлекле һәм дустанә атмосферасын билгеләп үттеләр. Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев