Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Универсиада эзеннән

Шәһәрнең 8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен Универсиада үткәрелде. Киң мәйданда берничә төркем балалары җыелды. Мини-стадион Универсиада символын - факел алып баручыны көчле алкышлар белән каршылады. Мәктәпкә әзерлек төркеме күрсәтмә чыгыш әзерләде. Алар тасма, әләм, туплар ярдәмендә бию композициясе күрсәтте, шигырь сөйләделәр. "Пингвин", "Капитошка", "Цветик-семицветик", "Кояшкай" командалары капчык...

Шәһәрнең 8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәгеләр өчен Универсиада үткәрелде. Киң мәйданда берничә төркем балалары җыелды.
Мини-стадион Универсиада символын - факел алып баручыны көчле алкышлар белән каршылады. Мәктәпкә әзерлек төркеме күрсәтмә чыгыш әзерләде. Алар тасма, әләм, туплар ярдәмендә бию композициясе күрсәтте, шигырь сөйләделәр.
"Пингвин", "Капитошка", "Цветик-семицветик", "Кояшкай" командалары капчык киеп йөгерү, бау тартышу, каршылыкларны җиңүдә көч сынаштылар. Капчык белән сугыш, кашыкка йомырка салып йөгерү, туплар җыйнау да бик мавыктыргыч булды.
Бакча мөдире Эльмира Гыйльфанова билгеләп үткәнчә, балалар җитез һәм көчле булуларын күрсәттеләр, барлык биремнәрне уңышлы үтәделәр. Бәйгедә катнашучыларга татлы призлар бирелде. Спорт бәйрәме күмәк бию белән тәмамланды. Чараны тәрбияче Фәридә Нәҗипова һәм сәнгать җитәкчесе Людмила Гыйниатуллина әзерләделәр.
Вәсилә Мортазина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары “Сандугачым”