Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Уртак җиңү, уртак хәтер

Җиңү көне алдыннан 1 нче мәктәп территориясендә гадәти булмаган күренешне күзәтергә мөмкин иде. Хәрби җырлар яңгыравы астында мәктәп укучылары, кулга-кул тотынып, зур түгәрәк хасил итеп, Геройлар аллеясын һәм Мәңгелек утны чорнап алдылар. Бу көнне Җиңүгә багышланган җырлар яңгырады. Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Шиһапович Сәйфуллин җыелганнарга мөрәҗәгать итте: - Ветераннар...

Җиңү көне алдыннан 1 нче мәктәп территориясендә гадәти булмаган күренешне күзәтергә мөмкин иде. Хәрби җырлар яңгыравы астында мәктәп укучылары, кулга-кул тотынып, зур түгәрәк хасил итеп, Геройлар аллеясын һәм Мәңгелек утны чорнап алдылар.
Бу көнне Җиңүгә багышланган җырлар яңгырады. Бөек Ватан сугышы ветераны Хәсән Шиһапович Сәйфуллин җыелганнарга мөрәҗәгать итте:
- Ветераннар исеменнән сезне Бөек Җиңү бәйрәме белән котлыйм! Яу кырында башларын салганнарны, ял һәм йокы күрми тылда хезмәт иткәннәрне без мәңгегә онытмабыз. Өлкән буын сезнең өчен үрнәк булсын иде.
Санаулы минутлар дәвамында укучы, укытучы, мәктәпкәчә яшьтәгеләр, ветераннар, узып баручылар катнашында зур түгәрәк хасил була. Алар сугыштан кайтмаганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
4Б сыйныфы укучылары Ангелина Павлова һәм Софья Богачёва күләмле акциядә беренче мәртәбә катнашалар. Алар мондый чараларны кирәкле дип раслыйлар.
Пенсионер Мәдинә Зәйнуллина читтәрәк басып тора. Балаларга карап, яшерен генә күз яшьләрен сөртә:
- Бу балалар сугыш михнәтләрен беркайчан да татымасыннар иде.
- Акциянең инициаторы - безнең чыгарылыш укучысы Азат Тимергалиев белән берлектә мәктәпнең үзидарә советы, - дип сөйли педагог-оештыручы Людмила Ярославцева. - Акциянең максаты - үзеңне бердәм халыкның кисәкчеге, зур дус гаилә итеп тою.
Чарада меңнән артык кеше катнашты.

Вәсилә Мортазина

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск 1 нче мђктђп Ќићњ кљне