Уңышның нигезе – энергияле команда һәм балаларның теләге
Һәр ел саен Менделеевск каратистлары бер атна Ык Тамагында "Яшь мастер" палаткалы лагерында ял итәләр. Смена ачылуда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов, яшьләр бүлеге начальнигы Александр Макаров, Гигиена һәм эпидемиология бүлеге мөдире Валерий Якимов булдылар. - Район башлыгы исеменнән сезне чираттагы сезон ачылу белән котлыйм, - дип балаларга мөрәҗәгать...
Һәр ел саен Менделеевск каратистлары бер атна Ык Тамагында "Яшь мастер" палаткалы лагерында ял итәләр.
Смена ачылуда башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Павел Миронов, яшьләр бүлеге начальнигы Александр Макаров, Гигиена һәм эпидемиология бүлеге мөдире Валерий Якимов булдылар.
- Район башлыгы исеменнән сезне чираттагы сезон ачылу белән котлыйм, - дип балаларга мөрәҗәгать итте Павел Степанович. - Табигатьтә ял итү һәм шөгыльләнү мөмкинлеге булу шәп!
Флагны күтәрү хокукы яшьләр бүлеге начальнигы Александр Макаровка һәм ярышларда күптапкырлар җиңүче Дмитрий Егоровка бирелде.
Сменаны ачу каратистларның күрсәтмә чыгышлары белән дәвам итте. Ак кимонолы балалар кояшлы аланда кумитэ һәм корал белән ката алымнарын күрсәттеләр. Сюрпризлар да булды. Концерт программасына шаян сәхнә күренешләре, гимнастика номерлары һәм гитарага җырлар кергән иде. Очрашуны лагерь буйлап экскурсия, балалар белән аралашу һәм учакта әзерләнгән хуш исле борщтан авыз итү белән тәмамлады.
Вәсилә Мортазина
Автор фотосы
Палаткалы лагерьда ничек ял итәсез?
Дмитрий Байтуганов:
- Лагерьда бер гаилә кебек дус яшибез. Бер-беребезгә, кечкенәләргә булышабыз. Биредә күңелле, дусларыбыз күп. Футбол, волейбол уйныйбыз. Пешекчебез Раилә апа тәмле ашлар әзерли.
Регина Журина:
- Миңа палаткада яшәү, саф һавада ашау, учак исе ошый. Көннәребез уеннар, шөгыльләр белән үтә. Кичләрен учак янына җыелабыз, гитарага җырлар башкарабыз.
Влад Шамшурин:
- Палаткалы лагерьда яшәве искиткеч! Көнгә ике тапкыр шөгыльләр була, тагын бик күп кызыклы уеннар һәм бәйгеләр.
Рафаил Хәсәнов:
- Мин барысыннан да канәгать, киләсе елга да һичшиксез киләчәкмен.
Дмитрий Пехов, тәрбияче:
- Бу лагерь мин эшләргә туры килгән стационар лагерьлардан аерыла. Ул юкка гына "Яшь мастер" дип аталмый: биредә спорт рухы, дисциплина, үзара ярдәмләшү хөкем сөрә. Спортны һәм тәрбия эшләрен берләштерү - балалар өчен иң кулай ял.
Лилия Богатова, лагерь начальнигы, "Сатори" клубы директоры:
- Быел безнең лагерьда 26 бала ял итә. Спортчылардан тыш, уңышсыз, тулы булмаган гаиләләрдән балалар, ятимнәр бар. Тренерлар һәм тәрбиячеләр Мария Карманова, Анастасия Елизарова, Дмитрий Пехов - яшьләр һәм креативлар. Пешекче Раилә Матющенко, аның ярдәмчесе Лариса Павлова, медхезмәткәр Ирина Вахонина, каравылчы Константин Карманов вазифаларын намуслы башкаралар. Минем фикеремчә, лагерьны уңышлы үткәрүнең сере - хезмәткәрләрнең энергияле командасы һәм балаларның теләге.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 март 2021 - 15:46Бәзәкәдә ЮИД отрядлары оешуның 48 еллыгын билгеләделәр Юидчылар хәрәкәте оешуның 48 еллыгы уңаеннан Бәзәкә мәктәбендә агитацион-профилактик чара үткәрелде.2700
-
3 март 2021 - 15:447 нче балалар бакчасына капиталь ремонт кирәк Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесендә Иҗтимагый Совет әгъзалары булды. Алар актлар залын, аш-су бүлмәсен, эш кабинетларын карадылар, шунда ук утырыш булды.2900
-
3 март 2021 - 09:00Шәһәрдә ишегалларын кардан чистарту дәвам итә Кар чистарту техникасы Фомин, 20 һәм Пушкин, 5 урамнарында эшли.3300
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.6800
-
2 март 2021 - 10:43Татарча «Мине штурмлау» «Җиңел форматта 2.0» чираттагы очрашу «Юность» кинотеатрында узды.5000
-
2 март 2021 - 10:42Туган телләр елы уңаеннан, С.Гассар ис. Мәдәният сараенда «Созвездие – Йолдызлык» XXI Ачык республика телевизион яшьләр эстрада сәнгате фестивале район этабының гала-концерты узды Анда 498 бала, 31 вокал һәм хореографик коллектив, вокал һәм конферанс юнәлешләре буенча 57 солист катнашты.5600
-
2 март 2021 - 10:40Боксерлар арасында квалификацион турнир «Батыр» спорт мәктәбендә бокс белән яңа гына шөгыльләнүчеләр арасында квалификацион турнир үткәрелде.5500
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9000
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.6200
-
12 февраль 2021 - 16:36Туган якны өйрәнү музеенда «Менделеевск җирендә Борис Пастернак һәм татар мәдәнияте» исемле чара уздыУл Туган телләр һәм халыклар дуслыгы елы уңаеннан язучының туган көненә багышланды.12300
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!13100
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.9000
-
2 март 2021 - 15:39Менделеевлылар күп милләтле якшәмбе мәктәпләре укучылары фестивалендә җиңү яуладылар Казанда күп милләтле якшәмбе мәктәпләре һәм этномәдәни компонентлы мәктәпләр укучылары фестивале булды, дип яза муниципалитет сайты.6800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика