Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ватанны саклаучылар балалар янында кунакта

Ватанны саклаучылар көне алдыннан 12 нче "Крепыш" балалар бакчасының урта яшьтәгеләр төркемендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм булды. Бу көнне малайларны һәм әтиләрне котладылар. Балалар "Бравые солдаты" җыры белән сафка тезелеп төз гәүдәләрен күрсәтеп үттеләр. Алып баручылар Зөһрә Галиәхмәтова һәм Фәнисә Галиева, музыка җитәкчесе Анастасия Антонова кызыклы концерт программасы әзерләгәннәр:...

Ватанны саклаучылар көне алдыннан 12 нче "Крепыш" балалар бакчасының урта яшьтәгеләр төркемендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм булды.
Бу көнне малайларны һәм әтиләрне котладылар. Балалар "Бравые солдаты" җыры белән сафка тезелеп төз гәүдәләрен күрсәтеп үттеләр. Алып баручылар Зөһрә Галиәхмәтова һәм Фәнисә Галиева, музыка җитәкчесе Анастасия Антонова кызыклы концерт программасы әзерләгәннәр: балалар каршылыкларны үттеләр, викторинада катнаштылар, хәтта вакытка бәрәңге дә чистарттылар һәм идәннән этелделәр. Иң кыю әтиләр Михаил Тюпа, Сәлимҗан Сәетов, Михаил Тарасов һәм Максимның бабасы Олег Искаков армиядә хезмәт итүләре турында сөйләделәр. Михаил Тюпа бурычын Төньяк Кавказ округында үтәгән. Сәлимҗан Сәетов - Чечняда, икенче дәрәҗә "Сугышчан батырлыклары өчен медале, күптән түгел "Кырымны кире кайтарган өчен" медале белән бүләкләнгән, Михаил Тарасов Байконурда шофёр булган, космонавтларның старт мәйданчыгына хезмәт күрсәткән. Олег Искаков су асты көймәчесе. Димәк, балаларга үрнәк алыр кеше бар.
Балалар бакчасы мөдире Татьяна Газизова әти-әниләргә рәхмәт белдерде һәм барысына да тыныч күк йөзе теләде. Балалар әтиләренә үз куллары белән ясаган сувенирлар бүләк иттеләр.
- Миңа малайларны бүләкләү ошады, - дип шатлыгы белән уртаклашты Аделина Данилова.
- Һәрвакыттагыча, бәйрәм югары дәрәҗәдә үтте, андый чаралар балалар бакчасы һәм әти-әниләрнең үзара элемтәсен ныгыта, - диде Саматның әнисе, 10 нчы колониянең кадрлар бүлеге начальнигы Юлия Камалиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яңалыклары 12 нче балалар бакчасы