Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“XX-XXI гасырда сугыш һәм тынычлык”

Беренче гимназиядә шундый исемле дәрес гуманитар фәннәр декадасы кысаларында узды. Инглиз теле һәм тарих фәннәрен берләштергән дәресне педагоглар Ирина Павлова, Эльмира Вәлиева һәм 9-11 нче сыйныф укучылары әзерләде. Укучыларның инглиз телендә аралашу мөмкинлеген үстерүне һәм халыкара гуманитар хокук нигезләрен тирәнтен өйрәнүне максат итеп куйган дәрес шәкертләрнең югары белем дәрәҗәсен ачты....

Беренче гимназиядә шундый исемле дәрес гуманитар фәннәр декадасы кысаларында узды.
Инглиз теле һәм тарих фәннәрен берләштергән дәресне педагоглар Ирина Павлова, Эльмира Вәлиева һәм 9-11 нче сыйныф укучылары әзерләде.
Укучыларның инглиз телендә аралашу мөмкинлеген үстерүне һәм халыкара гуманитар хокук нигезләрен тирәнтен өйрәнүне максат итеп куйган дәрес шәкертләрнең югары белем дәрәҗәсен ачты. Укучылар сугыш утын яндырмау һәм конфликтларны тыныч хәл итү юлларын эзләделәр, Сирия, Иран, Ирак, Украина, Әфганстан илләрендә җәелдерелгән вакыйгаларны анализладылар, XXI гасыр тормышы турында хыяллары белән бүлештеләр һәм тыныч планетада яшәргә теләүләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары Беренче гимназия