Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Җәй гүзәлен сайладылар

    "Җәй гүзәле" конкурсында ишегалды лагерьларына йөрүче 10-13 яшьлек кызлар катнашты. Конкурсантларның күбесе мөстәкыйль әзерләнгән, кайберләренә җанатарлар булышкан. Беренче "Әйдәгез, танышыйк" этабында балалар күңелгә яткан шөгыльләре, сәләтләре, гаиләсе, дуслары турында сөйләделәр. Тамашачылар кызларның җыр, бию, рәсем төшерү, музыка коралларында оста уйнау буенча талантларын алкышлар белән хупладылар. "Прическалар ясау" фантазиягә, иҗат итәргә...

    "Җәй гүзәле" конкурсында ишегалды лагерьларына йөрүче 10-13 яшьлек кызлар катнашты.
    Конкурсантларның күбесе мөстәкыйль әзерләнгән, кайберләренә җанатарлар булышкан. Беренче "Әйдәгез, танышыйк" этабында балалар күңелгә яткан шөгыльләре, сәләтләре, гаиләсе, дуслары турында сөйләделәр. Тамашачылар кызларның җыр, бию, рәсем төшерү, музыка коралларында оста уйнау буенча талантларын алкышлар белән хупладылар. "Прическалар ясау" фантазиягә, иҗат итәргә чакырды. Катнашучылар, чын чәчтарашлардан калышмый, кызыклы прическалар тәкъдим иттеләр. Кызлар үз куллары белән теккән киемнәрне күрсәтеп, һәркемне таң калдырдылар. "Иҗади яңгыр" яшь гүзәлләрнең вокал мөмкинлекләрен сынады.
    Бәйге тәмам. Жюри Яна Сперанская белән Олеся Ориничеваны җәй гүзәле дип атады.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: