Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Яңа йолдызлар кабынды

    Балалар район думасы иҗат үзәгендә 12-14 яшьлек үсмерләр арасында "Яңа кабынган йолдыз" иҗат конкурсы оештыру инициативасы белән чыкты. Катнашучылар үзләре, мавыгуларының төрлелеге, яшәеш өстенлекләре турында сөйләделәр. Икенче бәйге катнашучының иҗади сәләтен күрсәтүче номер башкаруга багышланды. Конкурсантлар өйгә эш итеп бирелгән "Түгәрәк минем тормышымда, һәм мин түгәрәктә" исемле темага инша, эссе...

    Балалар район думасы иҗат үзәгендә 12-14 яшьлек үсмерләр арасында "Яңа кабынган йолдыз" иҗат конкурсы оештыру инициативасы белән чыкты.
    Катнашучылар үзләре, мавыгуларының төрлелеге, яшәеш өстенлекләре турында сөйләделәр. Икенче бәйге катнашучының иҗади сәләтен күрсәтүче номер башкаруга багышланды. Конкурсантлар өйгә эш итеп бирелгән "Түгәрәк минем тормышымда, һәм мин түгәрәктә" исемле темага инша, эссе әзерләделәр һәм укыдылар. Йомгаклау этабында балалар тәкъдим ителгән хәлнең үзләре күзлегеннән оптималь юлын таптылар.
    Нәтиҗәдә "Яңа кабынган йолдыз" конкурсында 1 нче мәктәптән "Maxsimum kids" берләшмәсен тәкъдим итүче Елизавета Грудцова җиңүче дип табылды. "Эстрада йолдызы" номинациясендә - Кирилл Данилов, "Фикерләү йолдызы" - Алинә Абдулганиева, "Сүз йолдызы" номинациясендә Айгөл Насыйровага тиңнәр булмады. Катнашучыларга грамоталар һәм татлы призлар тапшырылды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: