Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яңабирде авылында шахмат клубы ачылды

Мәктәптә шахмат сыйныфы «Хәзерге заман мәктәбе» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында барлыкка килде.

Тантаналы ачуда район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева катнашты.

Укучылар һәм укытучылар шахматның баш миенең фикерләү дәрәҗәсен үстерүен һәм интеллектны арттыруын тулы ышаныч белән әйтәләр. Футболчы яхшы формада һәм җитез булу өчен аяк мускулларын ничек итеп күнектерсә, укучыга югары нәтиҗәләргә ирешүдә баш миен эшләтүгә күнекмәләр кирәк булачак. Бу уңайдан шахмат – менә дигән баш мие штурмы.

Котлауларга шулай ук җирлек башлыгы Евгений Никифоров һәм мәктәп директоры Юрий Камашев кушылдылар. Почётлы кунаклар символик тасманы кистеләр һәм сыйныф бүлмәсен карадылар. Анда иркен һәм уңайлы, яңа шахмат тактасы куелган һәм җиһаз урнаштырылган.

Яңа клубта укучылар шахмат уйнарга өйрәнәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев