Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яхшылык эшләргә тырыш

Кибеттә мондый күренешкә тап булдым. Чиратта минем алда татар бабае басып тора иде. Яше дә олы. Сатучы татарча аңламый, бабай да русча белми. Аның каушаудан хәтта кулыннан акчасы төшеп китте. Мин бабайның акчасын алып бирдем, сатучыга гозерен дә җиткердем. Ләкин аласы әйберләренә акчасы җитми. Бабайның борчылуы йөзенә чыкты, инде борылып...

Кибеттә мондый күренешкә тап булдым.
Чиратта минем алда татар бабае басып тора иде. Яше дә олы. Сатучы татарча аңламый, бабай да русча белми. Аның каушаудан хәтта кулыннан акчасы төшеп китте. Мин бабайның акчасын алып бирдем, сатучыга гозерен дә җиткердем. Ләкин аласы әйберләренә акчасы җитми. Бабайның борчылуы йөзенә чыкты, инде борылып китәргә җыенды. Минем 100 сум акчам бар иде, сатучыга шуны суздым. бабайның күзләре яшьләнде, миңа рәхмәтләр укыды. Аны өенә үк озатып куйдым.
Бу хәлне өйгә кайткач әтием белән әниемә сөйләдем. Әни болай диде:
- Кызым, бу яхшылыгың сиңа меңе белән кайтыр.
Альбина Харисова,
3 нче мәктәпнең 5 нче сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары балалар иќаты

2
X