Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Яхшылардан яхшы сыйныф җитәкчесе”

РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина игълан иткән берүк исемдәге бәйгегә кандидатлар тәкъдим итү этабы бара.

Светлана Николаевна Килеева, 3 нче мәктәп

– Чибәр һәм җитез. Ата-аналарның һәрбер соравына игътибар бирүче. Балаларны кайгыртучан һәм ата-аналарга әдәпле. Акыллы, иҗади, энергияле. Гаиләдә бәхетле. Тормыш иптәше белән өч малай үстерә. Сыйныфта гына түгел, мәктәп тормышында да актив катнаша. Аңа рәхмәт әйтәбез, 3 нче мәктәпнең 4Б сыйныфында шундый укытучы булуына шатбыз. Андый мөгаллимәләр күбрәк булсын иде.

Марина Юрьевна Миронова, 4 нче мәктәп

 – Ул тумыштан укытучы. Гаҗәеп хатын-кыз. Бала күңеленә һәрвакыт юл таба. Балаларның уңышларына шатлана һәм уңышсызлыкларына кайгыра. Укучыларга мәктәп программасын биреп кенә калмый, үзенең күңел җылысын да бирә. Марина Юрьевна, Сезгә барысы өчен дә рәхмәт.

Татьяна Александровна Юкина, 2 нче мәктәп

– Татьяна Александровна Менделеевскидагы иң яхшы укытучы. Сыйныф җитәкчесе буларак ул безнең белемне тикшереп кенә калмый, яңа дәресне дә аңлата, безне тәрбияли. Укытучыбыз белән без һәрвакыт мәктәп бәйрәмнәрендә, ярышларда һәм бәйгеләрдә катнашырга тырышабыз. Татьяна Александровнаның кәефе һәрвакыт яхшы. Ул безне белем алырга дәртләндерә, энергия бирә. Аның белән походларга, экскурсиягә бер генә мәртәбә бармадык, мөгаллимә белән һәрвакыт күңелле, – дип язалар укучылары.

Созонова Елена Васильевна, 2 нче мәктәп

Минем укучыларым акыллы һәм тәртипле. Һәрберсенең үз характеры, алар түземсезләр, хәрәкәтчәннәр, шул ук вакытта ихласлар, аралашучаннар. Көн саен хезмәтем, киңәшләрем һәм ярдәмем белән аларны ничек яратуымны күрсәтәм һәм исбатлыйм – балалар да шулай ук җавап бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X