Яхшылардан яхшы сыйныф җитәкчесе
Район башлыгы Валерий Чершинцев Хезмәт даны кичәсендә халык хөрмәтенә ия булучы бәйгесендә җиңүче 3 нче мәктәп укытучысы Светлана Килееваны котлады.
“Яхшылардан яхшы сыйныф җитәкчесе” бәйгесе РФ Дәүләт Думасы Депутаты Әлфия Когогина, Мәгариф идарәсе һәм "Менделеевские новости" газетасы редакциясе инициативасы белән икенче ел үткәрелә. Әлфия Гомәровна шәхсән Хезмәт даны кичәсендә катнаша алмады, әмма Светлана Николаевна адресына видеокотлау юллады:
- Хөрмәтле менделеевлылар, минем инициативаны яклавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Яраткан сыйныф җитәкчеләренә 4600дән артык җылы язмалар, фотолар, видеороликлар һәм котлаулар алынды. Бу рәхмәт сүзләре укытучы өчен иң зур бүләк,-диде Әлфия Когогина.
Валерий Сергеевич Дәүләт Думасы Депутатының Рәхмәт хатын һәм 35 мең сум күләмендә акчалата премияне Светлана Килеевага тапшырды.
Безнең сайтта нәкъ менә аңа 4725 кеше тавыш бирде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев