Якташыбыз истәлегенә «Киң түгәрәк»
Балалар сәнгать мәктәбендә Л.Гиннатуллина исемендәге «Киң түгәрәк» халык уен коралларында уйнаучыларның I региональ конкурс-фестивале булды.
Бәйгегә Лениза Гиннатуллина исеме очраклы гына бирелмәде. Лениза Әсхәтовна мөгаллимлек эшчәнлеген музыка мәктәбендә баян классы буенча башлый. Беренче көннәрдән үк коллегаларының һәм укучыларның хөрмәтен казана, озакламый аңа мөдир вазифасын ышанып тапшыралар. 1995 елда Лениза Әсхәтовна сәнгать мәктәбен җитәкли. Директор буларак учреждениенең абруен арттыру өстендә эшли.
Бәйге көнендә БСМ залы халык көйләрен яратучыларны җыйды, катнашучылар Алабуга, Әгерҗе, Яр Чаллы, Кама Аланыннан килде. Чыгышлар баян, аккордеон, домра, балалайкада «ялгыз һәм ансамбль белән башкару» номинацияләрендә булды. Конкурсантларны тәҗрибәле һәм һөнәри сәнгать осталары хөкем итте.
Катнашучылар дипломнар белән билгеләнделәр, җиңүчеләргә истәлек медалҗләре тапшырылды. Бәйге изге традициягә әверелер, яшь музыкантларның башкару осталыгын арттырып һәм Лениза Гиннатуллина турында истәлекләрне саклап ел саен үткәрелер дип ышанабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев