Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Якты киләчәк өчен

Сугыш чоры балаларының хатирәләрен бастыруны дәвам итәбез. 4 нче мәктәп укучысы һәм Балалар иҗаты үзәге шәкерте Даша Хлюпина хезмәт ветераны Нина Ивановна Софронованың сөйләгәнен язып алган, проект җитәкчесе - Лариса Дудакова. Мин 1931 елда Камашта тудым. Сугыш башланган елда 3 нче мәктәпнең өченче сыйныфында укый идем, аннан безне 1 нче...

Сугыш чоры балаларының хатирәләрен бастыруны дәвам итәбез. 4 нче мәктәп укучысы һәм Балалар иҗаты үзәге шәкерте Даша Хлюпина хезмәт ветераны Нина Ивановна Софронованың сөйләгәнен язып алган, проект җитәкчесе - Лариса Дудакова.
Мин 1931 елда Камашта тудым. Сугыш башланган елда 3 нче мәктәпнең өченче сыйныфында укый идем, аннан безне 1 нче мәктәпкә күчерделәр, хәзер ул дүртенче. Ә өченче мәктәпкә Мәскәү һәм Ленинградтан эвакуацияләнгәннәрне урнаштырдылар.
Сугыш вакытында икмәкне карточка белән 200 грамм бирәләр иде, без мәктәптән соң аны алыр өчен чират тордык. Мәктәпне ягып җылытырга утын юк, яза алмыйбыз - куллар күшегә, кара савыты бозланып ката. Телдән өйрәнә торган фәннәрне укытучы аңлатканны игътибар белән отып калып сөйләргә омтыла идек, чөнки өйдә дәрес әзерләргә ут юк. Дүртенче сыйныфтан винтовка төзелешен һәм атарга өйрәндек.
Уйнарга да вакыт таба идек, малайлар "сугышлы" уйный, кайвакыт аларга кызлар да кушыла. Мәктәп янында үзәнлек бар иде, ул хәзер безнең хәтердә генә калды. Анда кәүсәләре юан, ябалдашлары киң наратлар үсә, ботаклары буйлап йөгерүче тиеннәр кайвакыт безнең җилкәгә дә сикереп менәләр. Нәкъ менә шунда малайлар саклана торган хәрби штаб төзиләр, ә кораллары кулдан ясалган. Кызлар күбрәк качышлы уйнадылар.
Без ачлык, ялангачлык кичердек, туйганчы ашамаудан һәм артык физик нагрузкадан интектек. Безне табигый байлыклар коткарды - урманда җиләк, гөмбә җыя идек, балыкка йөрдек. Әле дә хәтерлим, болында кыргый суган, ашарга яраклы үләннәр шулкадәр күп була, аларны кышка да киптерә идек.
Гаиләбез ишле, биш бала, тормыш авыр. Аякларны кәгазь белән урап, чабата кидек, печән әзерлибез һәм кышын сатабыз. Әйберләр булмаганлыктан, бер табактан ашый һәм эчә идек. Мич башында берни җәйми йоклыйбыз, мендәр дә, юрган да булмады. 1943 елның октябрендә әнинең өлкән абыйсының үлгән хәбәре килде. Әбием аны кулына алып (ул укый белми иде) кочаклады, елап җибәрде һәм ай буенча шуннан аерылмады, үзе белән йөртте. Аның күз яшьләре әле дә онытылмый.
Әбием кулак нәселеннән, әйберләре таланган иде. Әмма кайберләре сакланып калган, аларны ул күрше авылга барып азык-төлеккә алыштырып кайта иде. Шунлыктан исән калдык. Әби барыбызга да, сатарга да киемнәр тегә. Мин сәгатьләр буена аның теккәнен күзәтеп утырырга ярата идем. Соңыннан үзем дә тегәргә өйрәндем.
Мин гаиләдә өлкән бала. Каникул вакытында "укытучы"лы уйныйбыз, кече сеңелләрем - укучылар, ә мин укытучы булам.
12 яшьтән колхоз эшенә йөрдем, фронт өчен уңыш җыеп җибәрүдә үземнән өлеш кертә башладым. Нәкъ шул чорда хезмәт биографиям башланды.
Мин хатирәләремне икенче Бөтендөнья сугышын күрмәгән, аның михнәтләрен үз җилкәсендә татымаган буынга багышлыйм.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары сугыш чоры балалары сљйли