Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Ял иттеләр, кояшта кызындылар, күп нәрсә белделәр

4 нче мәктәп каршындагы икенче смена лагеры июль башыннан башланды. Мәктәп директоры Олег Васильев раслаган план буенча балаларны һәр иртәне кизү тору тәрбиячесе каршы алды

Иртә белән урамда зарядка ясадылар, яңгырлы көннәрдә – спортзалда. Зарядканы балалар үзләре үткәрделәр. Линейка ике мәртәбә үткәрелде: иртәнге һәм кичке. Ике отряд: “Дуслык” һәм “Әфлисун” балаларның әзерлеге турында рапорт бирде. Кизү тору отряды иртәнге һәм көндезге аш өстәлләрен әзерләде. Ризык әзерләү төрле һәм сыйфатлы булды, ул турыда пешекче З.Петрова кайгыртты.

Сәгать уннан план буенча чаралар башланды. Тәрбияче З.Фазлеева сменаны ачуга кызыклы сценарий, ә балалар гаҗәеп концерт әзерләделәр. Асфальтта футбол буенча дөнья чемпионаты һәм гаилә көне уңаеннан рәсемнәр бәйгесе оештырылды. “Карповчы” ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова иң яхшы эшләр өчен призлар тапшырды.

“Юность” РМЙда балалар мультипликацион һәм нәфис фильмнар карадылар, аларга балалар китапханәсе хезмәткәрләре оештырган уен программалары ошады. Туган якны өйрәнү музеенда кызлар һәм малайлар шәһәр тарихы белән тулырак таныштылар, бик теләп шәһәр стадионында уйнадылар. С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда алар анимацион-күңел ачу программасында һәм “Татарстан халыклары мәдәнияте” мәгълүмати танып белү сәгатендә булдылар. Ат-спорт мәктәбенә бару аларга аеруча ошады. Ушков утрауларында шәһәр балалар китапханәсе һәм туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре балалар өчен төрле мавыктыргыч чаралар оештырдылар. Янгын сүндерү частенә, “Менделеевск яңалыклары” газетасына экскурсия оештырылды. “Күңелле сабантуй”, “Айсберг” боз сараенда шугалакта шуу беркемне дә битараф калдырмады. Шәһәрнең уен мәйданчыкларында кызлар һәм малайлар көч һәм сәламәтлек тупладылар.

Көндәлек эш лагерь территориясендә балаларның куркынычсызлыгына юнәлдерелде. Тәрбиячеләр һәр баланың кайда булуын контрольгә алдылар. Юл йөрү кагыйдәләре буенча презентация күрсәтелде, әңгәмә оештырылды. Балаларга махсус билгеләнгән урыннарда велосипедта йөрү кагыйдәләре аңлатылды. Смена башында укучыларга җәен сулыкларда су коену кагыйдәләре искә төшерелде. Һәр атнаны сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлдерелгән чаралар үткәрелде. Балалар “Начар гадәтләр” презентациясен карадылар. “Без сәламәт яшәү рәвеше өчен!” девизы астында спартакиада, “Эссе җәй, физкульт-сәлам!” спорт ярышлары узды. Яшь буынның сәламәтлеге турында шәфкать туташы Т.Блинова кайгыртты. Уен бүлмәләрендә чисталык һәм тәртипне Г.Пряхина һәм Л.Кәлимуллина булдырдылар. Тәрбиячеләр күзәтүе астында балалар спортзалда туп белән, урамда хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Кичен линейкада һәр көнгә йомгак ясалды. Смена 25 июльдә бәйрәмчә концерт программасы белән тәмамланды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев