Яшь армиячеләр сафта
Бөек Җиңүнең 74 еллыгы, Ватанны саклаучылар көне, Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуның 30 еллыгы уңаеннан 1 нче мәктәптә башлангыч сыйныф укучылары арасында сафта йөрү һәм җырлау буенча район бәйгесе узды.
Смотрда 1, 2, 3, 4 мәктәпләр һәм гимназиядән кызлар һәм малайлар катнашты. Чарага почетлы кунак район башлыгы Валерий Чершинцев килде.
– Ватанны саклаучы геройлар һәм каһарманнарның исемнәре халык хәтерендә мәңге калачак. Һәм безнең бурыч – үсеп килүче буында патриотлык һәм Ватанга мәхәббәт хисләре тәрбияләү, киләчәк буыннаре ата-бабаларының хәтерен сакласын өчен, – дип билгеләде Валерий Сергеевич.
Жюри составына хәрби комиссар Сергей Залуженко, ЭЭМ ветераны, Менделеевскиның мактаулы гражданины Владимир Трапезников, ветераннар Советы һәм сугышчы-әфганчылар Союзы рәисләре Любовь Сорокина һәм Сергей Поспелов һәм башкалар керде.
Берничә атна дәвамында командалар җырларга һәм сафта йөрергә өйрәнделәр, тиешле форма сайладылар.
Яшь армиячеләр спортзалда парадка тезелделәр. Барлык сыйныфлар да сафта лаеклы уздылар. Һәр команда уңай сыйфатлар күрсәтергә тырышты – җаваплылык, коллективта бердәм эшләргә омтылу, командаларны үтәү, маршировкалау, шулай ук җырлар башкару. Һәркем җитез солдат булырга һәм җиңәргә теләде.
Смотр йомгаклары буенча беренче мәктәп укучылары җиңү яулады. Икенче урын дүртенче мәктәп укучыларында, өченче – гимназиядә тәрбияләнүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев