Менделеевские новости
  • Рус Тат
  • Яшь экологлар табигать сагында

    Соңгы вакытта экология темасы актауальгә әверелде. Аның белән фән эшлеклеләре генә түгел, мәктәп укучылары да җитди шөгыльләнәләр. Тихоново педколлективы, яшь экологлар бу өлкәдә зур эш алып баралар. Учреждениедә ун елдан артык М.Һадиуллина оештырган экологик түгәрәк эшли. Укучылар фәнни-гамәли, экологик конференцияләрдә, конкурсларда призлы урыннар яулыйлар. "Чиста авыл", "Яшә, чишмә", "Чыршыкай", "Кошларга...

    Соңгы вакытта экология темасы актауальгә әверелде. Аның белән фән эшлеклеләре генә түгел, мәктәп укучылары да җитди шөгыльләнәләр.
    Тихоново педколлективы, яшь экологлар бу өлкәдә зур эш алып баралар. Учреждениедә ун елдан артык М.Һадиуллина оештырган экологик түгәрәк эшли. Укучылар фәнни-гамәли, экологик конференцияләрдә, конкурсларда призлы урыннар яулыйлар.
    "Чиста авыл", "Яшә, чишмә", "Чыршыкай", "Кошларга булыш" һ. б. акцияләр уздыру традициягә әверелгән. Су, көнкүреш калдыклары, чиста һава турында авыл халкына презентацияләр әзерләп күрсәтәләр.
    "Түбән Кама" милли паркы хезмәткәрләре белән тыгыз элемтәдә торган табигать сөючеләр "Парклар маршы"нда актив катнашалар, уртак экскурсияләр оештыралар, видеопродукцияләр чыгаралар. "Төбәкнең экологик сукмагы" проекты буенча "Мәктәп яны участогы", "Һәйкәл", "Чишмәләр", "Чыршылар", "Чокырлар" станцияләре барлыкка килде. Буада авылның шәхси эшмәкәрләре булышлыгы белән карплар үрчетәләр.
    Түгәрәк әгъзалары экологик өмәләргә авыл халкын җәлеп итәләр. Моның нәтиҗәсе - чиста урамнар, елга буйлары. Язын, көзен яшел үсентеләр утырту, кош оялары урнаштыру практикалана.
    Яшүсмерләрнең экологик проблема белән кызыксынуы, яшәгән төбәкләрендә су сыйфатын яхшырту, авылны чүп-чардан арындыру, яшелләндерү өстендә тырышулары - чиста планетада яшәргә омтылулары.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: