Яшь “хәрбиләрнең” парад-смотры
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү кысаларында 2 нче "Әкият" бакчасында җыр һәм сафка тезелү смотры узды, анда өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты. - Бүген безнең балаларның дебюты. Конкурска педагогик коллектив күмәкләшеп әзерләнде, - ди өлкән тәрбияче Алсу Шахвердян. Чакыру сигналы яңгырый, һәм көн геройлары тантаналы төстә моряк һәм...
Бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерләнү кысаларында 2 нче "Әкият" бакчасында җыр һәм сафка тезелү смотры узды, анда өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме балалары катнашты.
- Бүген безнең балаларның дебюты. Конкурска педагогик коллектив күмәкләшеп әзерләнде, - ди өлкән тәрбияче Алсу Шахвердян.
Чакыру сигналы яңгырый, һәм көн геройлары тантаналы төстә моряк һәм чик сакчыларының парад формасында импровизацияләнгән плацта атлыйлар.
Хәрби комиссар Дамир Вәлиев: "Тигезлән! Үрә кат!" - дип команда бирә.
"Тәвәккәл юнгалар" һәм "Бөркеткәйләр" отрядлары командирлары Рената Асанова һәм Арина Чугунова рапорт бирделәр.
Әти-әниләр, әби-бабайлар горурлык хисе белән балаларның сафта атлавын, командаларны төгәл, биремнәрне җитди үтәүләрен күзәтәләр. Ә инде балалар башкаруында сугыш чоры җырлары яңгырый башлагач, күпләрнең күзләре яшьләнде.
Нәтиҗәдә дуслык җиңде. Хәрби комиссар Дамир Вәлиев балаларга беренче дәрәҗә дипломнар һәм татлы призлар тапшырды.
Мәктәпкә әзерләнүче Богдан Щербаков һәм Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләрдә катнашкан ветеран Рамил Дәүләтшин җиңүчеләр хөрмәтенә музыкаль сәлам юлладылар, "Патриот" клубы шәкертләре күрсәтмә чыгышлар тәкъдим иттеләр.
Мөдир Галина Легошина җитәкчелегендәге педколлективка яшь буынны патриотик рухта тәрбияләве өчен район хәрби комиссариатының грамотасы тапшырылды.
"Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе Рөстәм Гафаров тантана геройларына җылы котлау сүзләре әйтте:
- 2 нче балалар бакчасы - күп күрсәткечләр буенча лидер, берничә мәртәбә республика конкурсларында һәм грант программарында җиңүче, - диде ул.
"Бердәм Россия" партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитеты җитәкчесе Клавдия Смирнова һәм чараның иганәчесе - "Спецстрой" предприятиесе директоры Геннадий Парамонов балаларга өстәл уеннары һәм татлы бүләкләр тапшырдылар.
- Көндәлек тырыш хезмәтләре өчен тәрбиячеләргә, чараны алып барган Рәзилә Хәсәнова һәм Ирина Йосыповага рәхмәт. Сезгә сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телибез, - диде әти-әниләр исеменнән Пётр Сошников.
Мөдир Галина Легошина бәйрәмне оештыруда булышулары өчен әти-әниләргә рәхмәт белдерде.
- Сезнең кулларыгыз белән тегелгән костюмнарда балалар бүген күз алмаслык балкыдылар, - дип ассызыклады Галина Николаевна һәм җыр һәм стройда атлау смотрының бакчада традициягә керәчәгенә ышандырды.
Лариса Кривилёва
Рәис Сәхапов фотолары
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
5 март 2021 - 16:03Хачапури рецепты Сырлы ризыклар яратучылар хачапури белән аш та ашый, чәй дә эчә ала.11100
-
5 март 2021 - 15:59Тихоновода яшәүче Анна Филатова икеләтә бәйрәм билгеләде Анна Григорьевнаны 95 яше һәм Халыкара хатын-кызлар көне белән район башлыгы урынбасары Ләйсән Галиева котлады.8900
-
5 март 2021 - 14:40Менделеевскиның 1 нче мәктәбе туган телләрне өйрәнүгә иҗади якын килә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге көне уңаеннан 1 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучылары Алсу Ганиева һәм Алсу Кәримова «Телләр белгән – илләр белгән» исемле чара үткәрделәр.10300
-
5 март 2021 - 14:38«Тоннель» кагыйдә бозучыларны ачыклады ЮХИДИ инспекторлары «Тоннель» профилактик рейдын үткәрделәр. Аның барышында автобуслар берөзлексез тикшерелде.11300
-
5 март 2021 - 14:371 нче мәктәп укучылары өчен технология дәресе 1 нче мәктәптә 17 тегү машинасы һәм 15 верстак юнәтелгән. 5-9 нчы сыйныфлар укучылары технология дәресендә тегү серләренә өйрәнәләр һәм махсус станокларда агач эшләнмәләр кисәләр һәм уялар.9200
-
5 март 2021 - 14:35Әлфия Когогина район активын 8 Март белән котлады РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина 8 Март алдыннан Менделеевск хатын-кызлары белән очрашты.11400
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.11600
-
5 март 2021 - 14:42ЮХИДИ хезмәткәрләре менделеевск автоледиларына розалар һәм тюльпаннар бүләк иттеләр8 март Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан дәүләт автоинспекторлары һәм ЮИД отряды «Автоледилар өчен чәчәкләр» акциясен үткәрделәр9300
-
2 март 2021 - 10:38ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Клара Галләмованың юбилей кичәсе С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда уздыКлара Гәлимҗановна ветераннар халык хоры һәм «Талларым» татар җырлары ансамбленең алыштыргысыз җитәкчесе.9100
-
4 март 2021 - 13:07КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #13 / "К" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.17700
-
4 март 2021 - 13:22Бәзәкә авыл мәдәният йортында татар мәдәнияте концерты булды Дәртле җырлар һәм очкынлы биюләр белән тамашачыны Бәзәкә, Татар Тәкәше, Абалач, Тойма, Камай, Песәй, Тойгуҗа, Турай һәм Татахтиял клублары артистлары шатландырды.13400
-
4 март 2021 - 14:26Район прокуроры сәламәтлек мөмкинлекләре чикле мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективлары белән очрашты Актлар залында 7-9 сыйныфлар укучылары һәм мөгаллимнәр җыелды.11600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика