Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • Яшь менделеевлыларга Җиңү турында

    Шәһәр һәм районның барлык мәгариф һәм мәктәпкәчә учреждениеләрендә Җиңү көненә багышланган чаралар узды. 1 нче мәктәптә беренче тапкыр "Уртак Җиңү. Уртак хәтер" акциясе узды. Җыелганнар алдында мәгариф ветераны Валентина Верёвкина чыгыш ясады. Балалар укытучылары белән геройлар истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар. Геройлар аллеясында 7 нче мәктәп укучылары өчен...

    Шәһәр һәм районның барлык мәгариф һәм мәктәпкәчә учреждениеләрендә Җиңү көненә багышланган чаралар узды.

    • 1 нче мәктәптә беренче тапкыр "Уртак Җиңү. Уртак хәтер" акциясе узды. Җыелганнар алдында мәгариф ветераны Валентина Верёвкина чыгыш ясады. Балалар укытучылары белән геройлар истәлеген бер минут тынлык белән искә алдылар.
    • Геройлар аллеясында 7 нче мәктәп укучылары өчен "Хәтерне данлап" экскурсиясе оештырылды. Беренче сыйныфлар геройларның һәркайсының сугышчан юлы турында белделәр, кызыксынып "Үлемсез полк" стендын карадылар. Экскурсия ахырында алар обелискларга чәчәкләр салдылар.
    • 3 нче мәктәпнең урта звено укучылары өчен "Зур сугышның кечкенә геройлары" исемле батырлык дәресе узды. Балалар Бөек Ватан сугышының герой пионерлары турында хикәяләр әзерләделәр. Китапханәче И.Гәрәева, малайлар һәм кызларны илнең данлыклы тарихы, өлкәннәрнең хатирәләре турында әсәрләр укырга өндәп, сугыш турында китаплар презентациясе ясады.
    • Шундый ук дәрес гимназиядә дә узды. Сугыш чоры балалары вәкилләре Раиса Куршакова, Клавдия Осипова һәм башкалар хатирәләре белән уртаклаштылар. Гимназистлар кунакларга ак хризантемалар һәм георгиев тасмалары бүләк иттеләр. Ветераннар һәм укучылар ишегалдына чыгып күккә шарлар очырдылар.
    • 8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында "1941-1945. Яшим һәм хәтерлим" исемле патриотик чара узды. Бу көнне ветераннар Советы рәисе Любовь Сорокина, "Карповчы" ТИС рәисе Гөлсинә Заһретдинова, сугыш чоры баласы вәкиле Любовь Косякова кунаклар булдылар. Алар хатирәләре белән уртаклаштылар һәм кечкенәләрне Ватанны яратырга өндәделәр. Җыелганнар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.
    • 12 нче "Крепыш" балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләрдә сугыш чоры балалары вәкилләре Зинаида Осянина, Любовь Рябова һәм башкалар кунакта булдылар. Малайлар һәм кызлар патриотик шигырьләр укыдылар, сугыш җырларын башкардылар һәм кунакларга үз куллары белән ясалган бүләкләр тапшырдылар.
    • -"Ул бөек еллар алдында баш иябез" - 11 нче "Балачак планетасы" бакчасында узган чара шулай дип аталды. Тәрбиячеләр Светлана Паровая, Светлана Устинова, музыка җитәкчесе Юлия Фирсова нәниләрне Бөек Ватан сугышы чорында иҗат ителгән шигырьләр, җырлар һәм хикәяләр белән таныштырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: