Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Яшь песәйлеләр юлда бабайга ярдәм иттеләр

Песәй "Чулпан" балалар бакчасының төрле яшьтәгеләр төркемендә "Тормышны сакла! Тизлекне кимет!" бөтендөнья глобаль акциясенә әзерлек кысаларында "Бабайга ярдәм ит" шөгыле узды. Чара файдалы һәм истә калырлык булсын өчен тәрбияче Гөлия Хәсәнҗәнова балаларга кунакка килгән бабай мисалында уен формасында юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты. Тәрбияләнүчеләр сорауларга бердәм җавап бирделәр, юл...

Песәй "Чулпан" балалар бакчасының төрле яшьтәгеләр төркемендә "Тормышны сакла! Тизлекне кимет!" бөтендөнья глобаль акциясенә әзерлек кысаларында "Бабайга ярдәм ит" шөгыле узды.


Чара файдалы һәм истә калырлык булсын өчен тәрбияче Гөлия Хәсәнҗәнова балаларга кунакка килгән бабай мисалында уен формасында юлда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатты. Тәрбияләнүчеләр сорауларга бердәм җавап бирделәр, юл хәлләрен тикшерделәр, билгеләрне җыйдылар, бабай белән "автобуста бардылар". Балалар белән шөгыльдә ата-аналар каршында мөдир Минезәкия Минигәрәева һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе бүлекчәсе начальнигы Флюра Гыймаева чыгыш ясадылар, алар тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементлар йөртү кирәклен билгеләделәр. ЮХИДИ инспекторлары һәм Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы идарәсе вәкилләренең бердәм эше балалар арасында юл-транспорт хәлен кисәтүдә зур роль уйный. Кечкенә җәяүлеләрне юлда йөрергә әзерләү һәр өлкән кешенең мөһим бурычы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев