Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

“Яз гүзәле”

7 нче мәктәптә узган чара нәкъ шулай исемләнде. Анда тәҗрибәле педагог, музыка укытучысы Фәридә Гәрәева җитәкчелегендә 5 нче, 7 нче сыйныфтан ун кыз катнашты. Бәйгенең беренче адымында алар үзләре белән таныштырдылар. Аннан һәр конкурсант сәнгать өлкәсендә осталыгын күрсәтте. Кызлар бер-берсенә модалы прическа, килешле макияж ясауда көч сынаштылар. Булган фантазияләрен эшкә...

7 нче мәктәптә узган чара нәкъ шулай исемләнде. Анда тәҗрибәле педагог, музыка укытучысы Фәридә Гәрәева җитәкчелегендә 5 нче, 7 нче сыйныфтан ун кыз катнашты.
Бәйгенең беренче адымында алар үзләре белән таныштырдылар. Аннан һәр конкурсант сәнгать өлкәсендә осталыгын күрсәтте. Кызлар бер-берсенә модалы прическа, килешле макияж ясауда көч сынаштылар. Булган фантазияләрен эшкә җигеп башкарылган һәр әйбергә исем бирелде. Мисал өчен - "Дуслык", "Язгы кәеф" һ.б. лар.
Чәчәк букеты төрә торган кәгазьдән ясалган күлмәкләр дә күз явын алырлык булды. Асыл затларның үз куллары белән ясаган төрле композицияләре язгы төсмерләр белән баетылган. Конкурсантлар, өйгә эшне зур җаваплылык белән башкарып, булачак хуҗабикәләр ролендә аш-су әзерләү буенча сәләтләрен дәлилләделәр. Бәйге азагында һәр номинациядә җиңүчеләр һәм "Яз гүзәле" титулына лаек булган Гөлфинә Хөсәенова (5 нче сыйныф), Регина Антонова (7 нче сыйныф) бүләкләнделәр. Чараның йомгаклау өлешендә әниләр һәм әбиләр турында җырлар башкарылды, балалар аларга үз куллары белән эшләгән әйберләр бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары яћалыклар