Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Язгы игелек атнасы

Язгы игелек атнасы кысаларында «Максимум» укучылар үзидарәсе әгъзалары хезмәт ветераннары өчен «Тизрәк! Биегрәк! Көчлерәк!» уены үткәрделәр.

Инде икенче ел рәттән «Максимум» укучылар үзидарәсе әгъзалары "Ышаныч яры "Дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесе белән хезмәттәшлек итә. Балалар социаль яклау үзәгендә дәвалану курсын узучы пенсионерлар өчен төрле конкурслар һәм концертлар үткәрәләр.

Уенда катнашучылар ике командага бүленделәр. Һәр команда тапкырлыкларын, рәсем ясый белүләрен, телләрне белүләрен күрсәтергә тиеш иде. Ветераннарга бигрәк тә "Саңгырау телефон" уены ошады. Уен нәтиҗәләре буенча барлык катнашучыларга да сертификатлар тапшырылды.

Ахырда май аенда тагын бер тапкыр очрашуны оештыру турында карар кабул ителде.

Фото 1 нче мәктәп архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев