Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • “Ышаныч телефоны минуты”

    Шундый исемле Халыкара дата кысаларында "Өмет яры" социаль үзәгендә хезмәт куючы психолог Н.Мәснәвиева чаралар уздырды. Шәһәрнең 4 нче мәктәбе яшүсмерләре өчен социаль эшләр буенча белгеч М.Александрова белән берлектә "Ышаныч телефоны минуты" дигән сыйныф сәгате оештырылды. Балалар кызыксынып бу службаның хезмәт максаты, бурычлары турында тыңладылар. Әңгәмәдә катнашып, кыен хәлдән чыгу юлларын...

    Шундый исемле Халыкара дата кысаларында "Өмет яры" социаль үзәгендә хезмәт куючы психолог Н.Мәснәвиева чаралар уздырды.
    Шәһәрнең 4 нче мәктәбе яшүсмерләре өчен социаль эшләр буенча белгеч М.Александрова белән берлектә "Ышаныч телефоны минуты" дигән сыйныф сәгате оештырылды. Балалар кызыксынып бу службаның хезмәт максаты, бурычлары турында тыңладылар. Әңгәмәдә катнашып, кыен хәлдән чыгу юлларын эзләделәр, сорауларга җаваплар бирделәр. Очрашу барышында укучылар бу төр службаның, психологик ярдәмнең урынлы булуына инандылар. Оештыручылар җыелганнарга тема буенча мәгълүмат тупланган буклетлар тапшырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: