Юидчылар Алабугада
Алабугада Юл хәрәкәте куркынычсызлыгының өлкән дәүләт инспекторы Юрий Кузьмин истәлегенә багышланган территориаль ярышлар узды.
Бәйге юидчылар арасында юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау максатыннан үткәрелде.
Анда Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга районнары командалары катнашты. Безнең шәһәрне 4 нче мәктәп юидчылары тәкъдим итте.
Ярышлар алты этаптан квест төрендә узды. Балалар беренчел медицина ярдәмен дөрес күрсәтүдә, юл хәрәкәте билгеләре һәм кагыйдәләрен белүдә, көч гимнастикасында, велосипедны фигуралы йөртүдә ярыштылар. Һәр команда видеоролик күрсәтте, анда яктылыкны кире кайтаручы элементларны популярлаштыру социаль рекламасы чагылдырылды, балаларны тотып калу җайланмалары, куркынычсызлык каешыннан файдалану, хокук бозучының негатив образын булдыру демонстрацияләнде.
Җиңүчеләр дипломнар һәм истәлекле бүләкләргә ия булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев