Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Үзеңне якла!

"Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең балалар һәм гаиләгә социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан уен формасында "Балалар хокуклары турында" чара үткәрелде. Тормышта авыр хәлдә калган һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән унбер баланың белгечләр белән очрашуы вакытында, "Сезнең нинди хокукларыгыз бар?" дигән сорау бирелде. Балалар юристка тәгаен гына җавап бирә...

"Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең балалар һәм гаиләгә социаль ярдәм бүлеге белгечләре тарафыннан уен формасында "Балалар хокуклары турында" чара үткәрелде.
Тормышта авыр хәлдә калган һәм социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән унбер баланың белгечләр белән очрашуы вакытында, "Сезнең нинди хокукларыгыз бар?" дигән сорау бирелде. Балалар юристка тәгаен гына җавап бирә алмады. Шул вакыт аларга презентация тәкъдим ителде, аның һәр слайдында баланың яшәүгә, сәламәтлеккә, бушлай белем алуга һ.б. ларга хокуклары булу турында мәгълүмат бирелде. Һәр очрак әкияттән мисаллар белән беркетелде. Белемнәрне ныгыту максатында балалар викторина сорауларына җавап эзләде, дөрес җаваплар өчен татлы призлар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск яћалыклар Менделеевск яћналыклары

2
X