Әзерлек сыйфатлы
742
0
0
Һәр елны уку елы башланыр алдыннан махсус комиссия мәгариф учреждениеләренең әзерлек дәрәҗәсен тикшерә. Турай мәктәбе заман тибында төзелгән, ике катлы. 14 укытучы 55 балага белем һәм тәрбия бирә. Укыту буенча директор урынбасары Рафия Миңнеәскәровна әйтүенчә, узган елгы чыгарылышта 12 укучы мәктәпне тәмамлаганга аттестат алган, шуларның өчесе өлгереш сыйфаты буенча медаль...
Һәр елны уку елы башланыр алдыннан махсус комиссия мәгариф учреждениеләренең әзерлек дәрәҗәсен тикшерә.
Турай мәктәбе заман тибында төзелгән, ике катлы. 14 укытучы 55 балага белем һәм тәрбия бирә. Укыту буенча директор урынбасары Рафия Миңнеәскәровна әйтүенчә, узган елгы чыгарылышта 12 укучы мәктәпне тәмамлаганга аттестат алган, шуларның өчесе өлгереш сыйфаты буенча медаль иясе булган. Республика, район һәм мәктәп укучылары арасында фән олимпиадаларында җиңүче, призлы урыннарны яулаучылар - 17 кеше.
Дәүләт йомгаклау аттестациясен һәм Бердәм дәүләт имтиханнарын барлык укучылар да уңышлы тапшырган.
Комиссия тикшерүендә коллективның педагогик эшчәнлек дәрәҗәсе бәяләнә, башка күрсәткечләр дә исәпкә алына. Җәйге ялны, балалар мәшгульлеген оештыру игътибардан читтә калмый. Кышкы каникул көннәрендә - инглиз, ә җәйге каникулда рус телен тирәнтен өйрәнү буенча профильле мәктәп яны лагеры эшләгән. Анда төрле сыйныф укучылары бик теләп йөргән.
Мәктәпне яңа уку елына әзерләүнең нәтиҗәсе куанычлы. Ул мәгариф учреждениесе капкасыннан кергәч тә күренә. Территория чәчәкләргә күмелгән. Калкурак урында кечкенә "сулык", кырында "аккошлар" йөзә. Янәшәдә беренче чыгарылыш укучылары (1997 ел) нигез салган аллеяда чыршылар үсә, чәчәк түтәлләре төрле төсләргә күмелеп, күз явын ала. Эскәмияләр урнаштырылган, ял итү урыны җиһазланган. Мәктәп эчендә дә чисталык, тәртип, яшеллек, бүлмә гөлләре күп. Фән кабинетларын тиешенчә әзерләүгә дә зур әһәмият бирелгән. Шунысы куанычлы, алдагы еллар чыгарылышлары да бу эштән читтә калмаган. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Венера Нургалиева сөйләвенчә, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Рафаэль Сабитов, җирле үзидарә Турай авылы җирлеге башлыгы Әлфирә Рәхимова, Рафаэль Гыйльфанов һ.б.лар "Үз мәктәбеңә ярдәм ит" акциясе кысаларында булышлык күрсәткәннәр. Социаль партнерлар - "Ижминводы" курорты (Анатолий Нюхнин), "Ижевский источник" предприятиесе (Салават Низамов) мәктәпне әзерләүгә өлеш керткәннәр.
Белем көне белән башланган яңа уку елында Турай мәктәбе коллективының фән нигезләрен үзләштерүгә тагын да яңа казанышларга ирешүен телибез.
Мәдинә Григорьева
Рәис Сәхапов фотолары


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
-
18 май 2022 - 12:16Менделеевск судында ачык ишекләр көне Беренче мәктәпнең 10В сыйныф укучыларына судья һөнәре турында сөйләделәр һәм ведомство эшчәнлеге белән таныштырдылар.4300
-
18 май 2022 - 11:36Социаль чертәрләрдә Зәй районындагы смерч фотосы барлыкка килде Смерч Татарстанда сирәк күренеш6200
-
17 май 2022 - 16:05Менделеевскида эшсезләр саны арткан Эшсезлек дәрәҗәсе 0,28%тан 0,34%ка кадәр үсте9600
-
17 май 2022 - 15:38Менделеевскида Геройлар узышының үткәрелү көне билгеле Хәрби-спорт уенының планлаштырылган датасы – 27 август10300
-
17 май 2022 - 14:28Рөстәм Миңнеханов Менделеевскида ачылачак лицейны финанслауга ризалык биргән Район җитәкчесе Радмир Беляев Президентка 80 миллион сумга финанслау үтенече белән мөрәҗәгать итте11200
-
17 май 2022 - 14:19Менделеевск сәнгать мәктәбе: «Хыялга таба атла» «Очарование» хореографик ансамбленең отчет концерты узды11500
-
17 май 2022 - 13:12Меделеевскида меңләгән агач утыртылды Шәһәрне яшелләндерү экологик-санитар айлык кысаларында оештырылды.10100
-
17 май 2022 - 13:04Менделеевск сәхнәсендә асылташ балкыды «Кристалл» эстрада биюе халык ансамбленең отчет концерты булды.12000
-
18 май 2022 - 10:52Менделеевск эшмәкәрләре район җитәкчесе ярдәмен алачакларРадмир Беляев менделеевск производстволарын өстәмә сату нокталары белән тәэмин итүне йөкләде.6400
-
11 май 2022 - 13:31Менделеевскида халык иҗаты фестивале төгәлләнде, «Аммоний» рульдәРадмир Беляев җиңүчеләргә I, II, III дәрәҗә лауреат дипломнары тапшырды.15100
-
13 май 2022 - 09:04Язгы кыр эшләренә чыккан менделеевлыларга куркынычсызлык кагыйдәләрен искәрттеләр «Челтәрле компания» АҖ «Алабуга электр челтәрләре» филиалы авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә электр үткәрүче линияләрнең саклык зонасында һәм энергообъектлар янында язгы кыр эшләре алып бару вакытында куркынычсызлык кагайдәләрен саклауның кирәклеген исләренә төшерә.20700
-
12 май 2022 - 14:04Менделеевлыларга электр корылмалары янында тәртип кагыйдәләрен искә төшерделәр Шуны да онытмагыз, үзегезнең үрнәк − балаларны өйрәтүнең иң яхшы ысулы.17200
-
16 май 2022 - 15:18Менделеевск үзәк хастаханәсе хәбәр итә Бер атна эчендә 140тан артык менделеевлыга ашыгыч медицина ярдәме күрсәтелгән.16400
© 2011 - 2022. Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости). Все права защищены.
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Электронная почта редакции: paradox_12@mail.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика
Телефон АО «ТАТМЕДИА»: (843) 222 09 84