Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Аккошлар гаиләсе тулыланды

Ушков буасында яшәүче аккошларның өч сабые туды. Ирекләрен чикләгәндә, иркенлек яратучы кошлар сирәк бала чыгаралар. Шуңа күрә буадагы нәфис кошлар гаиләсе тулылану менделеевлыларны шатландырды. Әйтергә кирәк, завод аккошлары өчен бу балалары беренчесе түгел икән. Узган елда туганнары яшәп китә алмаган, шуңа күрә боларын завод хезмәткәрләре аеруча җентекле тәрбиялиләр. - Барлык...

Ушков буасында яшәүче аккошларның өч сабые туды.
Ирекләрен чикләгәндә, иркенлек яратучы кошлар сирәк бала чыгаралар. Шуңа күрә буадагы нәфис кошлар гаиләсе тулылану менделеевлыларны шатландырды. Әйтергә кирәк, завод аккошлары өчен бу балалары беренчесе түгел икән. Узган елда туганнары яшәп китә алмаган, шуңа күрә боларын завод хезмәткәрләре аеруча җентекле тәрбиялиләр.
- Барлык мәсьәләләр буенча белгечләр белән киңәшәбез, алар тәкъдим иткән ризыкны гына алабыз, - ди куркынычсызлык службасы бүлеге начальнигы Шәйхулла Измаелов.
Буада берничә ел яшәү дәверендә аккошлар кешеләргә ияләнделәр һәм алардан курыкмый башладылар. Алар якын йөзеп киләләр, суга аткан ризыкны ашыйлар. Куркыныч менә шунда яшеренгән дә инде.
- Без киртәдә аккошларны ашатырга ярамый дигән язу да элдек, шәһәрлеләр моны аңларлар дип уйлыйм, - ди Шәйхулла Касыймович. - Кошлар рацион нигезендә тукланалар, кеше алып килгән ризык аларга зыян китерергә мөмкин.
Аккошларны һәм аларның балаларын татлы булкалардан һәм чипсылардан гына сакларга туры килми. Килүчеләр буада яшәүчеләрнең игътибарын читкә юнәлдерәләр һәм гаилә идиллиясен бозалар. Шуңа күрә биредә экскурсияләргә бик шатланмыйлар. Бик тиздән яңа туган кошлар соры-көрән йоннарын коеп, гүзәл аккошларга әйләнәчәк. предприятие хезмәткәрләре вәгъдә иткәнчә, шул вакытта аларның матурлыгы белән сокланырга мөмкин булачак.
Гөлүзә Гыйләҗетдинова
Вәсилә Мортазина фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары химзавод