Менделеевские новости

Менделеевский район

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Общество

Ватанга һәм Законга хезмәт итеп

12 гыйнварда Россия прокуратурасының 290 еллыгы билгеләп үтелде. Корреспондентыбыз Р.Шәрәфиева район прокуроры юстиция советнигы А.Галимәрдәнов белән узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре, закончалык һәм хокук тәртибен ныгыту буенча бурычлар турында әңгәмә корды. - Айрат Фәритович, сезнең ведомство өч гасырга якын закон, конституцион хокуклар һәм ирек сагында тора. Менделеевлылар прокуратурага нинди гозерләр белән...

12 гыйнварда Россия прокуратурасының 290 еллыгы билгеләп үтелде. Корреспондентыбыз Р.Шәрәфиева район прокуроры юстиция советнигы А.Галимәрдәнов белән узган елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре, закончалык һәм хокук тәртибен ныгыту буенча бурычлар турында әңгәмә корды.



- Айрат Фәритович, сезнең ведомство өч гасырга якын закон, конституцион хокуклар һәм ирек сагында тора. Менделеевлылар прокуратурага нинди гозерләр белән еш мөрәҗәгать итәләр?
- 2011 елда прокуратурага гражданнардан 318 шикаять һәм мөрәҗәгать килде, шуларның 208е хәл ителде, 58е канәгатьләндерелде. Закон бозуның иң күп очрагы коммуналь өлкәгә (64) һәм хезмәт хокукларын бозуга (45) туры килә.
2011 елда тоткарланган хезмәт хакын (5493 мең сум) түләтүне үтенеп 997 гариза судка җибәрелде.
Ел башыннан инвалидларның, өлкән яшьтәгеләрнең һәм башка социаль якланмаган категорияле кешеләрнең хокукларын яклау өлкәсендә закон бозуның 17 очрагы теркәлде. Инвалидларны реабилитация җайланмалары белән тәэмин итү турында үтенгән өч гариза судка юнәлдерелде, 11 күрсәтмә чыгарылды, шул ук вакытта инвалидларга социаль инфраструктуралар объектларына керү өчен шартлар тудырмаган өчен РФ Административ хокук бозулар кодексының 9.13 нче маддәсе буенча өч вазифаи шәхес - административ, 11 вазифаи шәхес дисциплинар җаваплылыкка тартылды.
Закон бозуга юл куйган җитәкчеләр җаваплылыкка тартыла яки вазифасыннан азат ителә. Башкача мөмкин дә түгел. Гражданнар мөрәҗәгате саны арту прокуратурага һәм аның хезмәткәрләренә ышыныч артуны дәлилли.
- Узган елда җинаятьчелеккә каршы көрәш буенча хокук саклау органнары эшчәнлеген координацияләү буенча прокуратураның уңышлары нинди?
- Прокурорлык күзәтүенең өстенлекле юнәлешләре булып җинаятьчелеккә каршы көрәш, аңа этәрүче сәбәпләрне һәм шартларны ачыклау тора. 2010 елда җинаятьләр саны беразга кимүгә (539 дан 508гә) карамастан, районда криминаль хәл катлаулы булып кала. Хокук саклау органнары эшчәнлегенә прокуратура тарафыннан максатчан һәм координацияләнгән контроль нәтиҗәсендә урлашу - 7 процентка, талау - 23,8, хулиганлык, көчләү 100 процентка кимегән. Аеруча авыр җинаятьләрнең - 37,5 процентка, авыр җинаятьләр саны 12,5 процентка кимүе куандыра.
Узган елда 508 җинаятьнең 374е тикшерелгән. Ачыклану дәрәҗәсе - 76,6% (2010 елда 539 җинаятьнең 403е - ачыкланган, 72,7%).
- Федераль законнар үтәлешенә күзәтчелек - прокуратура эшчән-легенең мөһим юнәлеш-ләреннән берсе. Айрат Фәритович, бу өлкәдә нәтиҗәләр нинди?
- Узган унике айда районда федераль законнарны бозуның 1629 очрагы теркәлде, шуларның 131е кире кагылды (алар тулаем канәгатьләндерелде). 8166 мең сумга 1128 үтенеч гаризасы судка җибәрелде, 242 вазифаи шәхес административ җаваплылыкка тартылды, 12 очракта җинаять эше кузгатылды. Административ хокук бозуларга 96 эш кузгатылды, алар буенча закон бозган өчен 92 кисәтү игълан ителде.
- Айрат Фәритович, яшүсмерләр җи-наятьчелеге белән хәл ничегрәк?
- "Балигъ булмаганнар арасында хокук бозуны һәм күзәтүчесезлекне профилактикалау нигезләре турында" федераль закон үтәлешенә ныклы контроль булуына карамастан, яшүсмерләр җинаятьчелеге үсүе күзәтелә. 2011 елда 22 җинаять (2010 елда - 18) теркәлгән. Нигездә бу урлашу (16 очрак) һәм машина куып алып китү (өч) очраклары.
Бер төркем яшүсмерләр көч кулланып алдан килешенгән авыр җинаять - көчләп, янап алу белән бәйле гамәл кылалар. Суд тарафыннан минималь җәза кулланылганнан соң кабат җинаять кылган яшүсмерләр саны артты. Шул сәбәпле, элек закон бозган һәм аның өчен җаваплылыкка тартылган балигъ булмаганнарның шартлы хөкем карарын үтәве ныклы контрольгә куелды.
Балигъ булмаганнар эшләре буенча төркемдә профилактик исәптә 47 кеше һәм 68 уңышсыз гаилә тора. Ел дәвамында төрле җинаять һәм хокук бозулар өчен 224 яшүсмер эчке эшләр бүлегенә китерелде, шулардан 12 бала - приютка, тугызы - больницага, өчесе балигъ булмаган хокук бозучыларны вакытлы тоту үзәгенә урнаштырылды. Балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлек инспекторлары тарафыннан төрле кыңгыр эшләр өчен 230 административ беркетмә төзелде, шул исәптә балаларын тиешенчә тәрбияләмәгән әти-әниләргә - 132. Прокуратура балалар мәнфәгатьләрен яклап судка тугыз үтенеч гаризасы юнәлдерде, шулардан җидесе - ата-ана хокукыннан мәхрүм итүгә. Мәктәп коллективлары прокуратура, балигъ булмаганнар эшләре бүлеге белән тыгыз элемтәдә эшлиләр, яшүсмерләрнең җәмгыятькә каршы гамәлләрен профилактикалау буенча чаралар күрелә.
- Юл-транспорт һәлакатләрендә ке-шеләр гомере өзелү һәм аварияләр саны арту борчу тудыра. Бу проблеманы тулаем хәл итеп булмаса да, һәлакәтләр санын киметү мөмкинме?
- Ел дәвамында 35 юл-транспорт һәлакәте теркәлде, аларда тугыз кеше вафат булды, 50 кеше төрле җәрәхәтләр алды. Җәяүлеләр катнашында 14 һәлакәт булды, шунда алган җәрәхәтләрдән ике кешенең гомере вакытсыз өзелде. ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан юл-урамнар челтәре һәм җәяүлеләр юлны аркылы үтү урыннары тикшерелә, еш һәлакәт булу урыннары ачыклана һәм балансларында булганнарга җитешсезлекләрне бетерү буенча кисәтү ясала. Тикшерүдән күренгәнчә, шәһәрдә чикләүче юл билгеләрен урнаштыру һәм алмаштыру буенча эш тиешенчә башкарылмый. Билгеләр булмау һәм бозылу сәбәпле, юл хәрәкәтендә катнашучылар хәлне тулаем күзаллый алмыйлар. Аудит нәтиҗәләре буенча җаваплы җитәкчеләргә тәкъдимнәр җибәрелде, таләпләр үтәлмәгән очракта, кискен чаралар күреләчәк.
- Айрат Фәритович, яңа елда нинди юнәлешләр өстенлекле булачак?
- Агымдагы елда районда оператив хәлне яхшырту һәм җинаятьләрне ачыклау дәрәҗәсен арттыру максатында прокуратураның координацион эшчәнлеге күзәтчелекнең төп юнәлешләренә нигезләнеп алып барылачак. Рецидив һәм яшүсмерләр җинаятьчелеген профилактикалау, алкоголизмга һәм коррупциягә, наркотик матдәләрне законсыз әйләнешкә кертүгә каршы көрәш мәсьәләләре мөһим юнәлешләр булып кала. Агымдагы елда менделеевлыларның социаль хокукларын яклау - алгы планда. Район җитәкчелеге һәм республика прокуратурасы ярдәмен тойган хезмәткәрләр киләчәктә дә закон һәм хокук тәртибен саклауга үзләреннән лаеклы өлеш кертерләр дип ышанам.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подписывайтесь на Telegram-канал «Менделеевские новости»

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев