Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

“01” диспетчерлыгында кызлар гына

30 апрельдә коткаручы-янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре, шул исәптән безнең район территориясендәге 26 нчы һәм 86 нчы, "Аммоний" АҖ предприятиесенең янгыннан сак частьларыныкы да. Коры җирдә һәм суда, янгында, халык күп җыелган урыннарда, трассаларда һәм урманнарда кызыл ут белән көрәшүчеләр һәрвакыт беренчеләрдән булып ярдәмгә килә. Бу аларның хезмәте. Һәрберсе өчен коткаручы...

30 апрельдә коткаручы-янгын сүндерүчеләрнең һөнәри бәйрәмнәре, шул исәптән безнең район территориясендәге 26 нчы һәм 86 нчы, "Аммоний" АҖ предприятиесенең янгыннан сак частьларыныкы да. Коры җирдә һәм суда, янгында, халык күп җыелган урыннарда, трассаларда һәм урманнарда кызыл ут белән көрәшүчеләр һәрвакыт беренчеләрдән булып ярдәмгә килә. Бу аларның хезмәте. Һәрберсе өчен коткаручы - гади һөнәр генә түгел, ә күңел тартуы һәм бурыч. Агымдагы елда эмчээсчылар Россия янгыннан саклау оешуының 368 еллыгын билгелиләр.

"01" пульты радиотелефонисты тәүлек буе кизү тора. Янгыннан саклау частенда бары тик ир-атлар гына эшли дигән фикер дөрес түгел. Диспетчерлыкта яшь чибәр хатын-кызлар командасы да хезмәт куя. Без барганда пультта Ольга Сарамакова кизү тора иде.


Язмыш билгесе
- Безнең эш катлаулы һәм кызыклы, - дип сөйли 34 яшьлек Ольга Владимировна, - нинди генә шалтыратулар кабул ителми. Иң мөһиме - монологны игътибар белән тыңлап, аннан тиз генә кирәкле мәгълүматны тотып алырга һәм дөрес карар кабул итәргә кирәк. Безнең әңгәмәдәшчебез 86 нчы янгыннан саклау частенда 2015 елның декабреннән эшли.
Иске Гришкинда туган кыз, мәктәпне тәмамлап, Казанның социаль-гуманитар фәннәр институтында "менеджмент" белгечлеге буенча югары белем алган. Радиотелефончы вазифасына керешкәнче, Ольга башкалада ике айлык һөнәри курслар узган. Тормыш иптәше Анатолий Леонидович 15 елдан артык МЧС шофёры булып эшли. Алар дүртенче сыйныфта укучы Кирилл һәм мәктәпкәчә яшьтәге Ростиславны үстерәләр, буш вакытларын балаларына бирәләр. Сменалары кизү тору көннәре туры килмәслек итеп төзелгән.
Радиотелефончылар сүзләренчә, 86 нчы янгыннан саклау часте начальнигы Александр Балясов һәм башка хезмәткәрләр аларга һәрьяклап ярдәм итәләр, бик игътибарлы һәм кайгыртучаннар.


"01" контролендә бар район
- МЧС системасы эше күптән җәлеп итте, тормыш иптәшем Александр да 20 елдан артык 86 нчы янгыннан саклау частенда начальник булып эшли, - ди 36 яшьлек Эльмира Балясова. - 2008 елда радиотелефончы вазифасына керештем. Һәм аны сайлавыма үкенмәдем.
Эльмира хисапчыга укыган, сәүдә өлкәсендә эшләгән. Тормышта ул ачык күңелле, хезмәтендә җитди һәм таләпчән. Бу аңлашыла да: кизү торганда бөтен район аның контролендә, ә "01" пультына тәүлек саен унлаган шалтырату һәм хәбәр килә, карарны тиз кабул итәргә кирәк.
- Эшкә мин һәрвакыт яхшы кәеф белән киләм, - дип сөйли Э.Балясова. - Безнең хезмәт кызыклы һәм җаваплы, коллектив дус һәм тату. Көнкүрештә тормыш иптшем Александр таяныч, аның белән 19 ел яшибез. Улыбыз Вадимга 17 яшь, кызыбыз Ульянага - дүрт. Без бик бәхетле.


Йөрәк кушуы буенча
Кече сержант Эльвира Сөләйманова "01" пультында сигез елдан артык менделеевлыларның хәвефле шалтыратуларын кабул итә. 86 нчы янгыннан саклау частенда ул 2004 елдан. Минзәлә көллиятен тәмамлап, Эльвира Фәһимовна хисапчы булып эшләгән. Тормыш иптәше Валерий Петров бүлекчә командиры вазифасында хезмәт куя, 20 елдан артык янгыннан саклауга тугрылыклы. Бу парга авырлыкларны җиңгәндә һөнәрилекләре, җаваплылыклары, үҗәтлекләре ярдәм итә. Алар Тын Тауда өй төзиләр, дүртенче сыйныфта укучы Эльвинаны һәм кечкенә Полинаны тәрбиялиләр. Гаиләләре белән театр, концертларга, Яр Чаллыга балалар күңел ачу үзәгенә йөриләр, җәен табигать кочагында булалар.


Нәселдән килгән һөнәр
36 яшьлек эчке хезмәт прапорщигы Алёна Студенкованы янгыннан саклау эше "гроссмейстеры" дип атарга мөмкин. Унынчы сыйныфны һәм Түбән Кама политехника көллиятен тәмамлагач, ул ышаныч белән бабасы һәм әтисе юлыннан китә. Бабасы Дмитрий Анатольевич 86 нчы частьта талантлы янгын сүндерүче була. Әтисе Николай Черемных озак еллар 26 нчы янгыннан саклау частенда эшли. 2001 елда әтисе Алёнага үзе янында инспектор булырга киңәш итә. Ярты ел элек кыз 86 нчы янгыннан саклау частена радиотелефончы булып күчә.
- Якыннарымның кеше гомерен янгыннан саклап калулары иң зур бүләк, - ди Алёна Николаевна. - Минем өчен иң мөһиме - аларның эшен дәвам итү генә түгел, аларга лаеклы булу. Бәлагә тарган менделеевлылар беренче булып безгә мөрәҗәгать итә. Һәм без кичекмәстән ярдәмгә ашыгабыз, шуның өчен сабыр, ачык күңелле булып, теләсә нинди очракта оператив чаралар күрергә тиешбез.
13 яшьлек Всеволод һәм ут белән шаярырга ярамаганын аңлаучы өч яшьлек Ульяна әниләре белән горурланалар. Тормыш иптәше, төзүче Александр Геннадьевич, Алёнага ярдәм итә, гаилә мәшәкатьләрен үзенең киң җилкәсендә күтәрә. Янгыннан саклаучылар өчен иң мөһиме, - команданың кәефе. Радиотелефончылар турында алар бәхетле дулкын тотканнар дияргә мөмкин - эфирда да, язмышта да. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без ТР Федераль янгынга каршы хезмәтнең 15 нче отряды хезмәткәрләренә, шулай ук мөлаем радиотелефончыларга тыныч кизүләр, яхшы кәеф, рух күтәренкелеге, гаиләләрендә иминлек телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев