Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

1 августтан эшләүче пенсионерларга өстәмә түләүләр булачак

1 августтан Татарстанда эшләүче пенсионерларның пенсияләре артачак.

Яңадан исәпләү республиканың 256 мең кешесенә кагылачак. Бу хакта Пенсия фонды ТР буенча бүлегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Август аенда яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле булачак: ул югарырак булган саен, пенсиягә өстәмә күбрәк. Әмма яңадан исәпләү нәтиҗәсендә максималь арту 2020 ел бәясе буенча исәпләнгән өч пенсия коэффициенты белән чикләнгән, ягъни 279 сум.

Шулай ук 1 августтан тупланма пенсия, вакытлы пенсия түләүләре һәм бер тапкыр түләнә торган түләүләр күләме артачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев