Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • 1 декабрьдә «Бердәм Россия» балигъ булуын билгеләде

    Әлеге дата уңаеннан 25 ноябрьдән 1 декабрьгә кадәр төрле дәрәҗәдәге депутатлар халык белән очраштылар, гражданнарны кабул итүне оештырдылар.

    Үткәрелгән чараларның берсе түгәрәк өстәл янында сөйләшү булды һәм район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева, район һәм шәһәр Советлары депутатлары Марат Зарипов һәм Джулия Искәндәрова, иҗтимагый оешмалар җитәкчеләре һәм активистлары катнашында узды. Очрашуда Менделеевскида һәм һәр авыл җирлегендә Җиңү аллеясы булдыру, шулай ук шәһәрдә укытучыга һәйкәл кую мәсьәләләре каралды. Катнашучылар әлеге истәлекле урынның кайда булачагы, тыл һәм сугыш чоры балаларына багышланган Хәтер китабын бастыру турында сөйләштеләр, үзара фикер алыштылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: