Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • 13 балага бүләк сертификатлары тапшырылды

    "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясенә шәһәрнең Тукай урамындагы 6 нчы йортта яшәүчеләр актив кушылдылар. Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә әлеге йортта яшәүче күп балалы, аз керемле гаиләләрнең балалары, аларның ата-аналары, әби-бабайлар җыелды. Залдагыларны "Альфа" ТИҮ рәисе Лидия Маслова тиздән булачак белем көне белән тәбрикләде, кызлар һәм малайларны яхшы укырга,...

    "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" республика хәйрия акциясенә шәһәрнең Тукай урамындагы 6 нчы йортта яшәүчеләр актив кушылдылар.

    Мәктәптән тыш эшләр үзәгенә әлеге йортта яшәүче күп балалы, аз керемле гаиләләрнең балалары, аларның ата-аналары, әби-бабайлар җыелды.

    Залдагыларны "Альфа" ТИҮ рәисе Лидия Маслова тиздән булачак белем көне белән тәбрикләде, кызлар һәм малайларны яхшы укырга, тәртипле булырга, илебезнең лаеклы гражданнары булырга өндәде. Ул йорт комитеты рәисе Лариса Аникина белән бергә Тукай урамының 6 нчы йортында яшәүче 13 балага 1000 сумлык бүләк сертификатлары тапшырды.

    Чараны "Колокольчики" ансамбле (11 нче балалар бакчасы), "Задоринка" триосы (Юлия Фирсова), Радмир Григорьев һәм "Очарование" коллективыннан Риана Латыйпова һәм Ринат Зиннәтуллин чыгышлары бизәде.

    - Улларым Булат һәм Азаматка сертификатлар бирелде. Алар ярдәмендә "Китаплар йорты" кибетләр челтәрендә канцтоварлар алырга мөмкин. Бу изге гамәлне оештыручыларга һәм ярдәм күрсәтүчеләргә барлык ата-аналар исеменнән рәхмәт белдерәм, - ди өч бала әнисе Лилиана Саттарова.

    Ахырда балалар өчен чәй өстәле әзерләнде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: