Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • 17 июльгә бакчачы календаре

    Үсеш алучы ай. Ай үлчәү йолдызлыгында.

    Яшелчә бакчасы

    Көзен куллану өчен шпинат чәчәргә була. Коры ашламалар сибәргә; хуш исле үләннәрне җыярга һәм киптерергә мөмкин.

    Чәчәк түтәле

    Коры ашламалар сибәргә була. Чәчәк атып бетергән күпьеллык үсемлекләрне бүлгәләргә һәм күчереп утыртырга мөмкин. Дару үләннәре, бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга була.

    Җиләк-җимеш бакчасы

    Ай календаре буенча сугару һәм сыек ашламалар сибү өчен уңышсыз вакыт. Тамырландыру өчен җимеш куакларының чыбыкчаларын утырту.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: