Геройлар кубогына хоккей традициягә әйләнер
Шәһәребездә булып узган Геройлар кубогына хоккей буенча турнир "Форсаж" командасы җиңүе белән төгәлләнде. Район җитәкчелеге ярдәме белән бу традициягә нигез салган "Айсберг" боз сарае коллективы бу чемпионатны оештыручы булды. Һәр язда командалар бер ай буена чемпионат исеме һәм күчмә кубокны алу өчен көрәшәчәк, чираттагы ярыш тәмамлануга анда җиңүче команданың исеме...
Шәһәребездә булып узган Геройлар кубогына хоккей буенча турнир "Форсаж" командасы җиңүе белән төгәлләнде.
Район җитәкчелеге ярдәме белән бу традициягә нигез салган "Айсберг" боз сарае коллективы бу чемпионатны оештыручы булды. Һәр язда командалар бер ай буена чемпионат исеме һәм күчмә кубокны алу өчен көрәшәчәк, чираттагы ярыш тәмамлануга анда җиңүче команданың исеме һәм уенның үткәрелү вакыты уелып язылачак.
Беренчеләрдән булып биш җыелма команда турнирда катнашты. Аларны: Фомин урамы һәм Монай авылы - яшәү урыны, составында полиция хезмәткәрләре булган "Динамо" командасы, һөнәрләре кызыксыну чаралары - "Форсаж" һәм "Айсберг" боз сараена йөрүчеләрне яшьләре берләштерә. Барлыгы ун уен оештырылды. Алдан көтелгәнчә, аренага чемпионатның абсолют лидерлары "Форсаж" һәм "Фомин урамы" командалары чыккач башланган финал уены иң мавыктыргычы булды. Уен 5:2 исәбе белән төгәлләнде.
Периодлар арасында оештыручылар җанатар хатын-кызлар арасында бәйге оештырды, аларны боз мәйданына чакырып, туп тибәргә тәкъдим ителде. Һәр катнашучыга өчәр шанс бирелде. Эмма Панфилова һәм Софья Медведева капкага икешәр туп керттеләр. Аларга призга матур шешәгә тутырылган саф чишмә суы бирелде.
- Мин үзем дә рәхәтләнеп уйнар идем. Кызлар арасында да хоккей командасы оештырылса яхшы булыр иде, - ди Эмма.
- Бу идея өстендә эшлибез, - ди ярышның секретаре Оксана Габделбариева. - Безнең инде теләк белдерүчеләр дә бар, шулай булгач озакламый шәһәрдә андый команда барлыкка килүе мөмкин.
Бөек Ватан сугышы ветераны Владимир Георгиевский да финал уенында катнашты.
- Шәһәребездә Боз сарае булыр дип кайчандыр күз алдына да китерә алмадык. Хәзер монда күңелле ярышлар оештырыла. Сез барыгыз да бик булганнар, - диде Владимир Владимирович.
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Алексей Корниенко һәм "Газпром-Межрегион-Казан" ЯАҖ генераль директоры Дәүләт Советы депутаты киңәшчесе Рөстәм Гафаров җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Үткәрелгән уеннар буенча иң оста хоккейчылар билгеләнде. Һөҗүм итүче Александр Овечкин ("Айсберг") көндәшләр капкасына иң күп "гол" кертүче, капкачы Андрей Трошин ("Фомин урамы") алкаларны кире кагучы, Станислав Алексеев ("Форсаж") иң сыйфатлы саклаучы, Иван Балобанов ("Монай") командада уйнау осталыгы булуын дәлилләде.
Беренче турнир тәмамланды. Чираттагысына егетләр бүгеннән үк әзерлек башладылар. Чөнки алар башланган эшнең районда традициягә әйләнәчәгенә ышаналар.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 апрель 2021 - 16:06Менделеевскида Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды С. Гассар ис. Мәдәният сараенда Туган якны өйрәнү музее белән берлектә Виктор Соловьев исемендәге II муниципаль олимпиада узды.3700
-
20 апрель 2021 - 15:11Теннис баталияләре Россия махсус олимпиадасы кысаларында «Батыр» спорт мәктәбендә өстәл теннисы буенча XVI республика ярышларының зона этабы узды.4300
-
20 апрель 2021 - 08:36Михаил Чаговский: «Мин сугышның икенче ягын күрдем» Һәр ветеранның үз язмышы. Михаил Константиновичныкы да үзенчәлекле. «МН» журналисты Рәхилә Мирзаянова элеккеге концлагерьлар тоткыны белән очрашты һәм аның сугыш елларында күргәннәре, тыныч тормыштагы лаеклы эшчәнлеге турында белеште.5200
-
19 апрель 2021 - 16:22Изгелек эшләргә ашыгыйк Менделеевскида мохтаҗ гаиләләргә ярдәм күрсәтелә.5900
-
19 апрель 2021 - 16:21Менделеевск районына тернәкләнү узарга өч медицина хезмәткәре килде Ковидлы авырулар белән эшләүче медиклар «Шифалы су-Ижминводы» санаториендә реабилитация уза.6200
-
19 апрель 2021 - 16:19Волейбол буенча Ачык Беренчелек узды Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан «Батыр» спорт мәктәбендә 2009-2010 елда туган кызлар һәм аннан да кечерәкләр арасында тренер В. М. Наборщиков истәлегенә волейбол буенча Ачык Беренчелек узды.7100
-
19 апрель 2021 - 16:18Гөрләвекләр акканда Песәй мәдәният йортында «Гөрләвекләр акканда...» дип исемләнгән театрләштерелгән тамаша булып узды.5500
-
19 апрель 2021 - 11:25Менделеевскида фестиваль хәрәкәте тәмамландыЙомгаклау концертын Карпов исемендәге химзаводның үзешчән артистлары тәкъдим итте.8300
-
16 апрель 2021 - 11:22Менделеевскида «Аммоний» һәм «Менделеевсказот» җәмгыятьләре хезмәткәрләре катнашында район халык иҗаты фестивале уздыС. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда «Аммоний» АҖ һәм «Менделеевсказот» ҖЧҖ хезмәткәрләре катнашында ХХ район халык иҗаты фестивале булды.13800
-
15 апрель 2021 - 14:23КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #19 / "Ө" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.18300
-
15 апрель 2021 - 14:33Менделеевскида яшәүче Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар бриллиант туйларын билгеләделәр Айгөл һәм Рәис Хәйретдиновлар кулга-кул тотынышып, мәхәббәт һәм тугрылык юлыннан 60 ел бергә атлыйлар.14500
-
14 апрель 2021 - 14:48Чиратагы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды Узган шимбәдә «Юность» район мәдәният йорты мәйданында иртә белән сәүдә рәтләре җәелдерелде.14100
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Менделеевск яӊалыклары (Менделеевские новости)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: ЭЛ № ФС 77 - 73819 от 28.09.2018
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Искандарова Джулия Анатольевна
Адрес редакции: 423650, Республика Татарстан, Менделеевский р-н, г. Менделеевск, ул. Фомина, д. 20
Телефон редакции: (85549) 2-14-55
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика