Менделеевск яңалыклары
  • Рус Тат
  • 2019 елдан Татарстанда балалар бакчаларына өч яшькә кадәрге 3 меңнән артык бала йөри

    Татарстанда «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә узган ел ясле төркемнәргә 3 меңнән артык бала йөри башлады, ә 2022 елга барлык өч яшькә кадәрге балаларны урыннар белән тәэмин итү планлаштырыла.

    Бу хакта Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Илсур Һадиуллин Казанда 33нче «Хыял» балалар бакчасында сөйләде.
    «Хыял» балалар бакчасы 2019 елда ачылды. Ул музыка һәм физкультура заллары, методик кабинет, психологик бушану кабинеты белән җиһазландырылган. Бакчада рус, инглиз һәм татар телләрен өйрәтәләр.

    «2022 елда балалар бакчаларында ясле төркемнәрдә 1,5 яшьтән 3 яшькә кадәрге барлык балаларны урыннар белән тулысынча тәэмин ителергә тиеш. Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Түбән Камада, Бөгелмәдә ясле төркемнәренә ихтыяҗ зур», — дип уртаклашты Илсур Һадиуллин.

    Министрның беренче урынбасары сүзләренчә, «Хыял» балалар бакчасындагы яхшы шартлар «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә тудырылган. Балалар бакчасында «Хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү — өч яшькә кадәрге балалар өчен мәктәпкәчә белем бирү шартларын булдыру» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: